Кунакларга яла яккан

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
Кунакларга яла яккан

Иренең туганнарына ялган яла яккан хатын суд каршына басты.

Ул Свердловск өлкәсеннән кунакка кайтучыларны 1500 сум, кесә телефоны, паспорт урлауда гаепләп полиция бүлегенә гариза яза. Тик тикшерү барышында бөтенләй икенче фактлар ачыла. Баксаң, хатынның бернинди акчасы да булмаган, кесә телефонын ул иренең әти-әнисендә үзе калдырган, ә паспортны такси хезмәтеннән файдаланган өчен акча түли алмаганга залогка биргән. Э. шул рәвешле яратмаган туганнарыннан үч  алган.
Ялганы өчен Э. РФ Җинаять кодексының 306 маддәсенең 1 бүлеге нигезендә гаепләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International