Хәрби хезмәткә чакырылыш башланды 1 октябрьдән. 31 декабрьгә кадәр республикада 4 меңнән күбрәк, районда, алдан исәпләү буенча, 80гә якын егет армиягә озатылачак. Сүз уңаеннан чакырылыш чорына республикада “кайнар линия” оештырыла. Татарстан хәрби комиссариатының “кайнар” телефоны – 8 (843) 570-31-56, кәрәзле телефоннан шалтырату өчен – 05216.