Бер куак, ике куак – “урман” булган

2014 елның 10 октябре, җомга
Бер куак, ике куак – “урман” булган

Бер куак, ике куак – “урман” булган


Шәһәрдәге иске татар зиратын барып карагыз әле, анда агач-куаклар арасында адашасың, дигән гозерне күп буалылар белдерде. Һәркемнең аны тәртипкә салу буенча үз фикере: кайсылары укучылар, студентлар көчен җәлеп итәргә, кайсылары авыллардагы кебек өмә ясарга, ди, кайсылары зиратның кем балансында булуы белән кызыксына, өченчеләре халыктан махсус түләү алырга тәкъдим итә.  
Чынлап та, зиратта, йомшак итеп әйткәндә, тәртипсезлек хөкем сөрә – куе үс-кән агач-куаклар каберләр янындагы сукмакларны каплаган,  аларга ишелеп үскән. Бу безне, исәннәр-не, бизәми. Әлеге язмада зиратның торышы өчен җаваплыны ачыкларга һәм аны тәртипкә салу буенча тәкъдимнәрне газета укучыларга ишеттерергә булдык.
Иң элек Буа шәһәр башкарма комитетына мөрә-җәгать иттек. Аның җитәкчесе Александр Никифоров шәһәрдә зиратларны карап, чистартып тоту бы-ел МППЖКХ хезмәтчелегенә йөкләнгәнлеген белдерде.
“Буа МППЖКХсы” җәмгыяте директоры Айрат ЯФИЗОВ түбән-дәгеләрне белдерде:
- Ел башыннан алып шә-һәрдәге ике татар зиратын һәм бер рус мазаратын карап тотуга бюджеттан 250 мең сум акча бүлеп бирелде. Әлеге сумма кысаларында без  зиратларның тышкы яктагы торышын, тирәсен әйләндереп алган рә-шәткәләрен, капкаларын ремонтлап, буяп торабыз, вак-төяк инвентарьлар белән тәэмин итәбез. Иске татар зиратының торышы турында нәрсә әйтә алам: кешеләр кайчандыр якыннарының каберләренә утырткан, дистә еллар үскән агач-куакларны чардуганнар өстеннән кисеп алып, чыгарасы бик авыр хезмәт. Анда кран, башка техника кертеп тә, агачларны турыдан-туры каберләр өс-тенә кисеп төшереп тә булмый. Узган ел иганәчеләр ярдәмендә бик авырлык белән беркүпме мәйданны чистарттык. Рус халкы дини бәйрәмнәрдә зиратта еш була. Анда тәртип күпкә алдарак. Татар зираты тирәләрендә дә чүп савытлары урнаштырылган. Каберлекләр өстеннән чыгарып ташланган чыбык-чабыклар өемнәрен  тракторлар алып китеп тора. Минем-чә, кешеләр үзләре пассив. Озын ялларда якыннары-туганнары каберләре тирәләрен чистарта алалар бит. Нигә кемнеңдер килеп җыештырганын көтеп ятарга? Әйе, килешәм, эчтәге каберләргә үтәргә сукмак бөтенләй булмаган урыннар да бар. Бу да кешеләрнең чардуганнарны тиешле таләп-ләрне бозып урнаштырулары нәтиҗәсе. Кыскасы, күп нәрсә үзебез-дән тора. Тиздән шәһәр-дә  иске һәм яңа зиратларны җыештыру өмәсе оештырылачак. Җәмгыять хезмәткәрләре ки-рәкле инвентарь, техника бирәчәк.
Фәһим СӨЛӘЙМАНОВ, зиратны карап тотучы:
- Бу вазифага керешкәнемә ике генә ай әле. Зираттагы тәртип проб-лемасыннан мин хәбәр-дар. Котырып үскән куакларны кисү бик чыгымлы һәм бу эшкә финанс каралмаган. Якыннарын җирләгәндә зиратның торышын күргән кешеләр, моңа эчләре пошып, үзләре үк ярдәм тәкъдим итәләр. Былтыр Ирек Исмәгыйлев агач-куакларны кисеп чыгаруны оештырган иде. Рәхмәт егетләргә. Иганәче ярдәме күрсә-тергә теләүчеләр бар. Чистарту эше туктатылмаячак. Азрак акча булуга дәвам иттерелә-чәк.  Шулай ук халык ярдәмен җәлеп итәргә дә кирәк. Моннан соң зиратларда күмәк көч бе-лән язгы һәм көзге җы-ештыру өмәләре га-дәткә кертеләчәк. Авылларда бу күркәм күренеш күптән бар бит. Көнбатыш бистәдәге яңа татар зиратын да анда яшәүче халык җы-ештырып тора.
Ирек ИСМӘГЫЙЛЕВ, дин әһеле:
- Узган җәй 4500 квадрат метр мәйданда агач-куакларны кисеп ташыдык. Бу бик кат-лаулы һәм чыгымлы хезмәт. Сүз уңаеннан, безгә бу эштә якташыбыз – Казан дәүләт  архитектураһәм төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов акчалата бик булышты. Кайбер кешеләр бу гамәлне аң-ларга теләмәделәр, чөнки эш вакытында чардуганнарны да күчереп торырга туры килде. Ләкин башкача мөмкин түгел бит, җәмәгать. Мондый күңелсезлек-ләргә дучар булмас өчен каберләр өстенә агач-куаклар утыртмаска кирәк. Чардуганнарны да биек куймагыз, чөнки аның аша кереп каберләр өстен җыештырасы булачак. Зиратка һәркем килә ала, ләкин алар өчен бердәм кагыйдәләр булырга тиеш. Һәркем чардуганнарны үзбуйлап урнаштырса, җыештырмаса, агач-куаклар утыртып тутырса, Көнбатыш бис-тәдәге яңа зиратны да шул хәлгә китерергә озак түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International