Узган атна ахырында районда Россия Хөкүмәте йөкләмәсен үтәү максатында башкарма власть, җирле үзидарә органнары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашында гражданнар оборонасы буенча традицион бөтенроссия штаб күнегүләре үтте. Алдан ук аңлашылганча, бу көнне барлык хәлләр уйдырма иде. Әмма табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне бетерүне оештыру буенча гамәли күнекмәләрне һәм белемне камилләштерү буенча чын дәрес алырлык итеп чынбарлыкка якын оештырылды.
“Сугыш чоры”
режимы таләпләре катгый
Районның гражданнар оборонасы җитәкчесе – муниципаль район башлыгының штаб күнегүләре үткә-рү буенча боерыгына туры китереп, иртәнге 6 сәгать-тә “Җыелырга” дигән сигнал бирелде һәм бу хәбәр бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәтчелеге бинасында урнашкан “АСО-16” аппаратурасы аша кү-негүләргә җәлеп ителүче районның гражданнар оборонасының җитәкчелек составына, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, эвакуацияләнүчеләрне кабул итү, район икътисады функцияләнүенең тотрыклылыгын үстерү буенча комиссияләре әгъзаларына җиткерелде. 8 сә-гатькә башкарма власть, җирле үзидарә органнары, оешма предприятиеләр җитәкчеләре ситуация үзә-генә (Буа район Советының утырышлар залы) җы-елып беттеләр. “Сугыш чо-ры” режимында калган бө-тен эш читкә куелырга ти-еш – Буа муниципаль районының гадәттән тыш хәл-ләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе Сә-лим Даутов бу хакта тагын бер кат искәртте. Анда узган киңәшмәдә килеп туган хәл аңлатылды, гражданнар оборонасы һәм килеп туган гадәттән тыш хәл-ләрне бетерү буенча чараларны үтәү буенча бурычлар билгеләнде.
Күрсәтмә дәресләр
чынбарлыкка якын
Бу көнне халыкка экстрен хәбәр итү системасы да га-мәлдә тикшерелде. 9 сә-гатьтә авыл җирлекләре башлыкларын, белем бирү учреждениеләре директорларын җәлеп итеп, район авылларындагы 60 мә-четтәге тавыш көчәйткеч-ләр, шулай ук “Буа дулкыннары” телерадиокомпаниясе аша халыкка гражданнар оборонасы оешуның 82 еллыгына багышлап тренировка үткәрелүе турында мәгълүмат җиткерелде. Чаралардан мәк-тәпләр укучылары да чит-тә калмады. Өлкән сыйныфларда белем алучылар өчен 111 номерлы янгын частендә “Ачык ишек-ләр көне” үткәрелде. 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары белән берлектә янгын сүн-дерү, коткару техникасын һәм җиһазларын демонстрацияләп, күрсәтмә дәрес оештырдылар. Белем бирү учреждениеләренең үзлә-рендә дә гадәттән тыш хәлләр, гражданнар оборонасы тематикасына багышланган дәресләр узды.
Оешма-предприятиеләрнең гражданнар оборонасы өлкәсендәге бурычларны хәл итәргә вәкаләтле хезмәткәрләре өчен дә күрсәтмә дәресләр үткә-релде. Башлап Буа май-сыр комбинатының радиация һәм химик күзәтү пос-тында булдылар. Аннан биредә үк аммиак агып чыгу буенча килеп туган аварияне ликвидацияләү буенча өйрәнүләр узды. Аларга 111 номерлы янгын часте янгын сүндерүчеләре, 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары да җәлеп ителделәр. Аммиак парлары шәһәр өстенә таралмады, агуланган комбинат хезмәткәре тиз арада куркыныч зонадан чыгарылды. Буа элеваторында хезмәткәрләргә шәхси саклану чаралары өләшү пункт тулы әзерлек-кә китерелгән иде. Биредә эшләүчеләргә аларның баш үлчәмен алып противогаз бирделәр, дезинфекцияләделәр, аның белән кулланырга өйрәттеләр, техник төзеклеген дә тикшерделәр. 50дән күбрәк кеше хезмәт куючы оешмада саклану чаралары нәкъ шул рәвешле өләшенергә тиеш, ә аннан азрак хез-мәткәрлеләрендә противогазлар “исемле” булу мәслихәт. Чираттагы тукталыш Буа медицина училищесында ясалды. Биредә хезмәткәрләр өчен 150 урынга исәпләнгән саклагыч корылманы карадылар. Монда озак вакыт булу өчен бар мөмкинлекләр тудырылган, кирәкле бөтен әйберләр бар. Түбән Наратбаш авыл җирлегендәге 4 номерлы кабул итү эвакуация пункты да үзенә йөкләнгәнне җиренә җиткереп башкарырлык. Җыеп әйткәндә, бу көнне алга куелган бурычлар үтәлде, гражданнар оборонасы буенча штаб күнегүләре максатларына ирешелде. Әзерлек даими кирәк – бәла-казадан беркем дә гарантияләнмәгән.