Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне уңаеннан әлеге өлкәне яшәтүдә куелган хезмәт рекордлары турында искә төшерәбез.
Быелгы уракта “Кыят” җәмгыятеннән Александр Грачев “Полессе” комбайнында 3347 тонна, “Ак Барс Буа” агрофирмасының 3 номерлы “Нива” филиалыннан Марат Алимов “Клаас Мега” комбайнында 2234 тонна, “Авангард” агрофирмасыннан Дмитрий Сидоров “Нью Холланд” комбайнында 2005 тонна, “Ак Барс Буа” агрофирмасының 1 номерлы “Тахаръял” филиалыннан Олег Атаев “Акрос-530” комбайнында 1753 тонна, “Коммуна” җәмгыятеннән Ришат Ибләминов “Дон-1500” комбайнында 1357 тонна, “Ак Барс Буа” агрофирмасының 3 номерлы “Нива” филиалыннан Александр Масленцев “Лексион” комбайнында 2182 тонна ашлык суктырдылар.
* * *
“Ак Барс Буа” агрофирмасының 3 номерлы “Нива” филиалы “КамАЗ” йөртүчесе Рәшит Шәкүров 58668 тонна-километр ашлык ташыды.
* * *
“Агрохимсервис”ның “Ямбулат” ярдәмче хуҗалыгы быел бөртекле-кузаклы культуралардан уртача 40,2, “Кыят” җәмгыяте 41,1, “Коммуна” җәмгыяте 39,6 центнер уңыш алды. Чагыштыру өчен: район буенча уртача күрсәткеч 26,4 центнер булды.
* * *
Фермер хуҗалыклары арасында бөртекле-кузаклылардан иң зур уңыш Эльвира Мифтахетдинова биләмәләрендә чыкты. Ул һәр гектардан 31,9 центнер тәшкил итә.
* * *
“Коммуна” җәмгыяте быелгы тугыз айда сөт җитештерүдә авангардта бара. Анда әлеге дәвердә һәр сыердан 7195 килограмм ак продукция алынды. Җәмгыять 2335 тонна сөтне дәүләткә тапшырды.
* * *
Агымдагы тугыз айда районның иң күп сөт савучылары Миләүшә Насретдинова, Фәридә Хөсәенова, Алена Шакирҗанова өчесе дә “Коммуна” җәмгыятеннән. Савымчылар һәр баш терлектән уртача 7200 килограмм сөт саудылар.
* * *
“Ак Барс Буа” агрофирмасының 4 номерлы “Вамин-Буа” филиалы баш агрономы Наил Азизов районда иң зур стажлы, “Коммуна” җәмгыяте баш агрономы Рөстәм Әюпов иң өлкән агроном.
* * *