Татарстан Республикасы буенча федераль салым хезмәтчелегенең 8 номерлы районара инспекциясе 2014 елның 5 ноябрендә 2013 ел өчен физик затларның мөлкәте-нә, транспорт һәм җир са-лымнарын түләү срогы төгәлләнүен хәбәр итә.
Әгәр физик затларның мөлкәтенә, транспорт яки җир салымы Сезгә исәп-ләнмәсә (салым органында физик затның милкендә торган күчемсез мөлкәт, транспорт чаралары турында мәгълүмат булмау сәбәпле), салым органы теркәүче органнардан андый мәгълүматлар алганнан соң салым белдерү кә-газе җибәргәнгә кадәр килүче өч ел өчен салымны кабат исәпләргә хокуклы.
Әгәр салым белдерү кәгазе килмәсә, салым кәгазе һәм түләү өчен документ алу мәсьәләсе буенча салым органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Искә төшерәбез, салымнарны барлык банклар бү-лекләрендә, банкларның түләү терминаллары һәм “Электрон Татарстан” Инфоматы аша түләргә була. “Физик затлар өчен шәхси кабинет” ияләре салымнарны өйдән чыкмыйча да Интернет-сервис аша түли алалар.
Исәпләнгән салымны тү-ләмәгән очракта Сезгә билгеләнгән срокта салым түләмәү өчен пеня санау белән түләүне таләп итү кәгазе киләчәк.