Пермь краенда Кунгур боз куышлыгы уникаль табигать һәйкәле итеп кабул ителә. Риваятьләргә караганда, Себерне алырга барыр алдыннан Ермак отряды анда кыш чыккан, диләр.
Әлбәттә, мондый яңгыравыклы исемле урын безнең игътибарны җәлеп итмичә калмады. Кунгур шәһәрен-нән Свердловск өлкәсе ягына табан чыгучы трассадан берничә йөз метрга китәсең һәм боз тау куышлыгы янәшәдә генә. Аның озынлыгы болай 5,7 километрга җитә, диләр, ә 1,5 километрлы өлеше турист-лар кереп карап йөрерлек итеп җиһазланган. Җәйге эсседән мәлҗерәгән безне шунда ук кисәттеләр: киенегез, куышлыкта уртача плюс 5 градус җылы, күп мәгарәләрдә минус билгесе белән температура то-ра, диделәр. Озата баручы сүзен тыңламаганнар үкенде. Чөнки соры җирасты лабиринтыннан километр ярым атлыйсы бар. Таш ко-ридор диварларында га-җәп боздан бизәкләр күреп шаккатабыз, табигать “эн-җе-мәрҗәннәр” дә, төрле “хайваннар” сыннары да ясаган. Ташлар һәм боз симфониясе, дип атый аларны безне озата баручы. Куышлыкта 70кә якын күл бар, җир асты күлләре. Чип-чиста сулы, төпләре үтә күренә, кайсы соры, кайсы зәңгәрсу төстә.
- Бу күлләрдә батып булмый, чөнки андагы тоз микъдары гаҗәп күп һәм су тыгыз, - дип аңлатты экскурсовод. Әлбәттә, берәр нәрсә алып күлгә ташлап карыйсы килде, безгә ка-дәр өлгергәннәр икән – өс-тә авыр-авыр предметлар йөзеп йөри.
Ташлар арасында кысыла-кысыла баскычтан күтә-релгәндә экскурсовод, барыбызны да гаҗәпләндереп, кияүгә чыкмаган кызлар бармы, дип кызыксынды. Баксаң, 1914 елда куышлыкка кызы Луиза бе-лән немец принцессасы Виктория фон Баттенберг килгән. Баскычтан менгән-дә яшь кыз егылып аягын бәргән. Аннары озак та тормыйча бик уңышлы кияүгә чыккан. Шуннан бирле туташлар шушы баскычта юри егылып, аякларын бәрә торган булганнар.
- Әйбәт кияү табарга булыша, диләр, - дип елмая ир-ат экскурсия үткәрүче.
Ә 1974 елда бер төркем студентлар тау куышлыгында Яңа ел каршылаганнар. Романтика эзләп тү-гел, бары тик чыгу юлын ташлар ишелеп бикләп куйганнар. Әлбәттә, беркемнең дә алар хәлендә каласы килмәде. Чыгасы юлларны күз белән чамалап тордык. Иң кызыгы куышлыкның “авызына” якынрак килгән саен температура салкыная бара, моның серен әлегә беркем белми.
“Таш гасыр”дан чыккач, күк йөзе, төсле дөнья искиткеч матур булып күренә. Ләкин серле мәгарәләр йөзләгән, меңләгән кешеләрне һа-ман үзләренә тартып торалар.