26 октябрьдә сәгать укларын бер сәгатькә артка күчереп, “кышкы” вакытка кайтабыз. Депутатлар моннан соң сәгать белән “уйнамаска” вәгъдә бирәләр. Бу яңалыкны ничек кабул итүләре турында без газета укучылардан сораштык.
Эльмира ҖАМАЛОВА, хезмәткәр:
- Мин “ябалак”, иртә торырга яратмыйм. Бигрәк тә соң яктырганда, иртә караңгылатканда авыр. Гамәлдәге сәгатькә яраклаша-яраклаша арып бетәм, нәтиҗә-дә гел эшкә соңга калам. Психологлар да иртәнге якта ашыгу-кабалануның сәламәтлек өчен бик әйбәт булмавын әйтәләр. Сә-гатьне артка күчерүне бик хуплыйм. Балалар озаграк йоклый алачак! Бер-ике ай караңгыда өйгә кайтуга тү-зәрбез әле. “Кышкы” вакытны түземсезлек белән көтәм.
Әлфия ҖӘЛӘЛОВА, хез-мәткәр:
-Яхшы була, бер сәгатькә күбрәк йокларбыз, иртүк торып эшкә йөгерәсе булмас. Менә, өйгә кайтканда гына бераз читенрәк, караңгы булачак. Ярар, анысына гына ияләшербез.
Илһам ӘХМӘТОВ, пенсионер:
-Безгә вакытны алга, артка күчерүнең аермасы юк, барыбер таң белән торып, терлек карыйбыз. Хайванның тамагы кышкы, җәйге вакытны карап тормый бит ул. Шулай да 26сы көнне кеше белән беррәттән сә-гать укларын күчерергә онытылмасын әле.
Алсу ГАЛИЕВА, хезмәт-кәр:
- “Кышкы” вакыт табигать законнарына туры килә. Организмның биологик сә-гате бит ул. “Җәйге” вакытка да ияләшәсең инде ул. Тик барыбер кышкысы үзебезнеке. Йокы туя, организм ял иткәч, баш авыртмый, көне буе эштә дә энергия ташып тора. Башка сәгать күчереп “уйнамасыннар” иде.
Николай КОНСТАНТИНОВ, хезмәткәр:
- Дәүләт үзе беләдер инде. Без гади кешеләр барысына да күнегәбез. Башта бу вакытта яшәргә авыр булыр дигән идек. Хәзер ин-де онытылды да. Кыскасы, теләсә нишләсеннәр, илдә генә тынычлык булсын!