Мини-футбол буенча республика беренчелегенең зона этабында катнашуга кандидатлар ачыкланды шушы көннәрдә “Батыр” спорт мәктәбендә.
1998-99 елгы укучылар арасында М. Вахитов исемендәге гимназия командасы барлык көндәшләрдән дә өстенлек алды. Икенче урынга 2 номерлы лицей, өченчегә 1 номерлы мәктәп яшь футболчылары чыкты. Турнирның иң яхшы уенчылары булып вахитовлы Айбулат Галимов, лицейлы Кирилл Ляукин һәм 1 номерлы мәктәптән Динар Мәҗитов танылдылар.
2000-2001 елда туган үс-мерләр арасында Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәк-тәп футболчылары беркемгә дә шанс калдырмадылар. Кыят мәктәбе командасы һәм шәһәрнең лицей-интернат укучылары икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Иң ях-шы уенчылар – Р. З. Сәгъ-диев исемендәге уку йортыннан Данис Хөснетдинов, Кыяттан Илья Герасимов, лицей-интернаттан – Сергей Маслов.
2002-2003 елгылар арасында 2 номерлы лицей командасы җиңде, 1 номерлы мәктәп футболчылары бу юлы – икенче, өченчелек – 5 номерлы мәктәп уенчыларында. Иң активлар булып лицейдан Тимур Сафиуллин, 1 номерлы мәктәптән Евгений Моисеев, 5 номерлыдан Адел Юнысов танылдылар.