Районда агропромышленность комплексы оешмалары арасында авыл хуҗалыгы техникасын тиешле дәрәҗәдә кышкы саклауга куюга конкурс игълан ителде. Аның барышында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Буа шәһәре районы буенча бүлеге белгечләре хуҗалыклардагы кышлыкка куйган техниканың торышын тикшерәчәкләр һәм аларны дөрес карап тоту буенча киңәшләрен бирә-чәкләр. Конкурс 18 октябрьдә төгәлләнәчәк.