Узган атнада Бөек Новгород шәһәрендә узган аркан тарту буенча Россия чемпионатында Татарстан данын Буа районы командасы яклады.
Республика районнары командалары арасыннан безнекеләрне генә сайлап алу юкка түгел – район җыелма командасы бу спорт төрендә җиде тапкыр Россия чемпионнары. Бу юлы да сынатмадылар, бәйгедән бронза медале ияләре булып кайттылар. Җиңү теләге белән янган егетләр – шәһәрдән Алексей Попов, Ленар Вәлиуллин, Адав-Толымбайдан – Марат Вәлиуллин, Илнур Хөсниев, Иске Суыксудан – Илсур һәм Илдус Хөсәеновлар, Сәйдәш Җәләлов, Татар Буасыннан – Рөстәм Төхфәтуллин 14 регионнан командалар арасында дагыстанлыларга һәм калугалыларга гына бирештеләр. Мактаулы өченче урын бе-лән аларны Россиянең “Уңыш” ирекле спорт җәм-гыяте рәисе Владимир Смирнов котлады һәм медальләр, кубоклар, исемле сәгатьләр тапшырды.