Шәһәрнең “Ромашка” балалар бакчасы Татарстан Республикасы ЮХИДИ идарәсенең чираттагы бүләгенә ия булды – бирегә шушы көннәрдә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен мобиль мини-автошәһәрчек кайтартылды.
Эшленең ашы да бар
Әлеге кыйммәтле укыту җиһазы “2013-2020 елларда юл йөрү куркынычсызлыгын арттыру” федераль максатчан программа кысаларында бирелде. Бү-ләкләү исемлегенә балаларны юл йөрү кагыйдәлә-рен өйрәтүдә зур уңышларга ирешкән республиканың 2 шәһәрендәге һәм 15 районындагы мәктәп-кәчә мәгариф учреждениеләре генә кертелгән. Бу нисбәттән “Ромашка” күп-тән лидерлар рәтендә. Әле 2002 ук елда бакча “Яшел ут” республика конкурсында беренче урын алды, бүләккә биш велосипед бирелде. Алар шулай ук район бәйгеләрендә дә гел призер. Юл куркынычсызлыгы буенча күрсәтмә дәресләр, яңадан-яңа укыту ысуллары, мавыктыргыч уеннар – болар барысы да биредә тәрбияләнүче 244 сабыйның күнекмәләрен үстерүгә юнәлтел-гән чаралар. Тәрбиячеләр-региональ укыту программасы нигезендә күнегүләр үткәрәләр.
Яшь “инспекторлар” әти-әниләрен өйрәтәләр
Моңарчы балалар юл йөрү кагыйдәләрен автошәһәр-чек макетыннан өйрәнәләр иде. Анысы да республика бүләге. Макетта юл билгеләре, светофорлар уенчык кына булса, хәзер бирел-гән җиһазлар барысы да чын. Аларны бина эчендә генә түгел, ә урамга да куярга була. Бакча ишегалдында моның өчен яңа автошәһәрчек мәйданы да бар. Ул муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов инициативасы белән бинаның капиталь ремонт проектына кертелгән иде. Яңартылган бакча август аенда тантаналы рәвештә ачылганнан бирле балалар бу мәйданчыкта үзлә-рендәге юл билгеләре ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнделәр. Ә яңа мини-автошәһәрчек аларга аеруча бай. Комплектта тагын җәяүлеләргә адресланган, автошәһәрчекнең схемасы күрсәтелгән стендлар, пульт ярдәмендә идарә ителүче светофорлар бар. Балалар светофорларны аеруча үз иткән-нәр. Катнаш дәресләрдә өлкән төркемдәгеләр кечкенәләрне өйрәтәләр. Бакча җитәкчелеге алар ярдәмендә үткәреләчәк чараларга җирле кунакларны – юл-патруль инспекторларын, бүләкне аларга ирештерүче “ТР БДД фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе” дәүләт учреждениесенең Буа филиалы начальнигы Анна Сергудаеваны һәм сабыйларның якыннарын чакырырга ниятли.
- Әти-әниләр дә яңа автошәһәрчеккә бик шатландылар. Юл йөрү кагыйдәләренә безне балаларыбыз өйрәтә, - дип әйтүче-ләр дә бар. Ә без “марка”ны төшермәячәкбез, моңа коллегаларымның белем-нәре дә, матди база да җитәрлек, - ди бакча мөдире Фәридә Закирова.