Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районда җәелдерелгән төр-ле чаралар кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм күпсанлы башка төр ветераннарның үтенече буенча район ветераннар советы президиумы шәһәрнең үзәк паркында Социалистик Хезмәт Геройлары аллеясы булдырырга тәкъдим итә.
Бу тырыш хезмәт бәрабәренә хөкүмәтнең югары исемен алуга ирешкән райондашларыбызны тагын бер кат хөрмәтләү һәм аларның исемнәрен мәңгеләштерүгә тагын бер адым булыр иде. Алар бездә алтау. Аллеяда барысының да бюстлары урын алырга һәм ул шәһәр үзәгендә урнашырга тиеш. Шуңа да Александр Ефремов һәм Георгий Сторожев исемен йөртүче урамнарга куелган якташларыбызның бюстларын шунда күчерергә кирәк. Без башка райондашларыбыз да безнең белән килешерләр дип уйлыйбыз. Сугыштан соңгы авыр елларда илебез икътисадын ныгытуга зур өлеш керткән, авыл хуҗалыгы җитештерүе, сәнәгать өлкәсендә район данын еракларга таныткан шәхесләр мондый хөрмәт-ләүгә лаек.
Район ветераннар советы президиумы җиткергән тәкъ-димне райондашларыбыз хуплыймы, алар бу турыда нинди фикердә?
Зариф ХӘЙРУЛЛИН, Кырык-Садак авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны:
- Бик кирәкле һәм изге эш бу. Мин район ветераннар советы президиумы тәкъдимен хуплыйм. Районыбызның хезмәт геройлары истәлеген шул рәвешле мәңгеләштерү күптән кирәк иде. Александр Ефремов һәм Георгий Сторожев урамнарына куелган бюстларны да шунда күчерсәләр әйбәт булыр иде.
Гыйлаҗетдин ШӘМСЕТДИНОВ, хезмәт ветераны, Буа шәһәре:
- Күп шәһәрләрдә, сугыш ветераннары һәм Социалистик хезмәт Геройлары хөрмәтенә аллеялар бер урында булдырылган. Безнең районда да ул шәһәр үзәгендә-ге паркта урын алса, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертер иде. Мемориаль комплексны ремонтлау эшләре тулы көченә бара. Шундый зур чыгым таләп итүче эшкә алынулары өчен район җитәкчелегенә без пенсионерлар исеменнән зур рәхмәт.
Алексей ПЛЕШКОВ, Буа шәһәре:
Лаеклы ялга чыкканчы илебезнең төрле шәһәрләрендә командировкаларда булырга туры килде. Аларда да үз-ләренең легендар шәхесләре хөрмәтенә аллеялар бар. Урамнардагы кайбер йортларга мемориаль такталар урнаштырылган. Моннан берничә ел элек Буада да Александр Ефремовка һәм Георгий Сторожевка алар яшәгән урамнарга аларның бюстлары куелган иде. Аларны карап тоту, ремонтлап тору өчен кешесе дә, акчасы да кирәктер. Бюстларны үзәктәге махсус аллеягә күчерү, минемчә, дөрес булыр иде.
Хөрмәтле райондашлар! Сезнең бу уңайдан тәкъ-димнәрегезне һәм фикерләрегезне көтеп калабыз. Аларны безнең сайтка язарга да, 3-19-73 телефон номеры аша яисә редакциягә хат юллап җиткерә аласыз.