Ике елда 700гә якын агач-куак утырттылар

2014 елның 17 октябре, җомга
Ике елда 700гә якын агач-куак утырттылар Ике елда 700гә якын агач-куак утырттылар


Киләсе ел  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә “Парклар һәм скверлар  елы” дип игълан ителде.
Аның кысаларында шәһәр һәм авыллар территорияләрен тәртипкә китерү, яшелләндерү буенча күп эшләр алып барыла. Шә-һәрнең лицей-интернатында белем алучы балалар әлеге җаваплы эшне ел әй-ләнәсе дәвам итәләр. Укучылар территориягә һәм үзләренә беркетелгән урамнарга утыртылган үсентеләрне карап үсте-рәләр, корыганнары урынына яңаларын утырталар.
Без мәктәпкә килгәндә яшь үсентеләргә биология укытучысы Фәридә Төхфәтуллина җитәкчелегендә берничә өлкән сыйныф укучысы су сибә иде. Директор Әлфир Вәлитовның эш бүлмәсендә укытучылар шимбә көнне районда үткә-релүче агач утырту өмә-сенә әзерләнә иделәр.
- Мәктәп территориясен матурайтуны, тәртипкә китерүне, төрле агач үсентеләре утыртуны моннан 10 ел элек башлап җибәргән идек. Хәзер алар матур гына үсеп киттеләр. Юкәләрне 2003 елгы чыгарылыш укучылары утырткан иде,- диде тәрәзәдән ишарә ясап Әлфир Хәбибуллович.
Шул елны зур көч куеп утыртылган 30 төп чыршыны Яңа ел кичендә билгесез затлар кисеп алып кит-кәннәр. Дөрес, бүген алар урынында башкалары үсә. Күптән түгел “Агач утырту көне” республика акциясендә катнашып, Буа урман хуҗалыгы вәкиле Николай Белов җитәкчелегендә  7 “А” сыйныф укучылары (рәсемдә) Влада Белова, Риназ Гайнатуллин, Илфат Сәлахов һәм Илшат Вәлиев “Зөя буйлары” дәүләт  табигать комплексы заказнигында 50 төп юкә һәм имән агачлары, икенче төркем мәктәпнең футбол мәйданчыгы янына 65 төп усак, чия агачлары утыртуда катнашканнар. Шушы көннәрдә генә Б. Хмельницкий урамына 50 төп шомырт агачы утыртуда да аларның өлеше кергән.
Әлфир Вәлитов киләчәкне күзаллап, булсын дип эшләүче директорларның берсе.
- Уртак фикергә килеп эш-ләгәндә генә  проблемаларны уңай хәл итеп була.  100 төп каштан агачын орлыктан алып үстердек һәм утырттык. Тагын аларга 50 төп имән дә өстәлде,- диде ул.
Әлеге мәктәп укытучылары һәм укучылары тырышлыгы белән соңгы ике ел эчендә барлыгы 670 төп агач-куак, шуның 550се мәктәп территориясенә утыртылган. Укытучылар коллективы яшь буында табигатькә карата  сакчыл караш тәрбияләүне дә максат итеп куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International