.jpg)
“Гольфстрим” бию коллективы район дәрәҗәсен республикага гына түгел, Россиягә дә танытты. Язмам күп конкурсларның лауреаты булган әлеге коллектив җитәкчесе Инна Минханова турында.
Аның эш бүлмәсе күп санлы Дипломнар, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән тулган. Ә Буада эшли башлаганына берничә ел гына бит әле. Бү-ләкләрнең күплегенә дә, биюләрнең төрлелегенә дә шаккатмалы.
- Мин җитәкләгән коллективым алдына җиңәргә дигән максат куймыйм, бары тамашачы алдында яхшы чыгыш ясасыннар, - ди ул. Үзем дә тамашачы буларак әйтә алам, “Гольфстримның” һәр чыгышы көч-ле алкышларга күмелә. Ә матур, күңелләрне җилкетерлек бию ничек туа соң? Бик авыр һәм четерекле эш ул. Уйлап карагыз, бер биюне сәхнәгә кую өчен дә ярты еллап вакыт кирәк! Барысы да көй сайлаудан башлана. Инна Александровна аны берничә кат игътибар белән тыңлагач, хә-теренә “күчерә”. Ә композициягә туры килүче бию хәрәкәтләрен хореограф ...табигатьтән ала. Иҗади күңел һәр фасылның үзгә-решен күзәтеп, аңа карата туган образ аша бию элементларын уйлый: кояш чыгуы һәм батуы, агачлар бөреләнүе, яфраклар коелуы, су агымы, хәтта кырмыска оясындагы бихисап бөҗәкләрнең йөгерүе дә билгеле бер хәрәкәт тудыра. Ә калганы техника эше, уйланылган әзер биюнең сюжетына карап башкаручылар билгеләнә. Инна Александровна җитәкчелегендә 4тән 60 яшькә ка-дәргеләр шөгыльләнә. Нә-ниләргә уен элементлары кергән биюләрне, укучыларга мәктәп программасы темалары буенча эшлән-гәннәрен, тормышчаннарын өлкәннәргә өйрәтә.
- Тамашачы матур бию карау белән бергә аның фәл-сәфи эчтәлеген дә аңларлык булсын. Мин күңелем белән патриот, шуңа да күпчелек иҗади эшләрем туган илгә багышлана, - ди ул.
Җиңүче Дипломнарын караганда шуңа игътибар иттем: аларда ике җитәкче исеме язылган – Инна Александровна үзе һәм аның тормыш иптәше На-ил Минханов. Тикмәгә тү-гел, спортчы иренең бу эш-тә керткән өлеше зур – биючеләрнең буыннарын язуга, гәүдәсен сыгылмалы итүгә, төрле хәрәкәтләр ясауга күнегүләрне үткәрү буенча ул җаваплы икән.
Хореограф (үзен ул сән-гать җитәкчесе дип әйтергә ярата), педагог Инна Минханова ...модельер да. “Гольфстрим” төркемнәрендәге егет-кызларның өсләрендә күз явыңны алырлык матур, оригиналь костюмнар аның иҗат җи-меше. Бию мотивына туры килердәй киемнәрнең эскизлары, аксессуарлар репетицияләр башланганчы ук уйланыла, аннан тектерелә, ясала башлый. Ба-лаларныкы белән беррәт-тән өлкән яшьтәгеләргә дә берничә сәхнә киеме тегелгән. Сүз уңаеннан, соң-гылары белән эшләү катлаулырак булса да, җитәкче аларның эштән соң, гаилә мәшәкатьләрен бер читкә куеп, үз-үзләре белән шө-гыльләнергә вакыт табуына чын күңелдән сөенә.
- Хатын-кыз бервакытта да үзенең гүзәл зат булуын онытмасын. Бию күңелгә канәгатьлелек бирү өсте-нә, гәүдәне зифа итәргә ярдәм итә, - ди ул.
Әңгәмәдәшем көчле психолог та. Башкача була да алмый, бигрәк тә балалар белән эшләгәндә. Ул биер-гә теләүчеләрнең берсен дә кире какмый. Озак вакыт шөгыльләнү дәвамында сәләт ачылмаса, бала үзе үк башка юл белән ки-тәргә кирәклеген аңлый башлый. Ә җитәкче һәрвакыт янда, аңа дөрес юнәлеш бирә. Бу уңайдан күп-ләр Инна Минхановага рәхмәтле.
- Кешегә сәләтне Ходай аерым бер миссияне яхшы башкару өчен бирә. Бары тормышта үз юлыңны эз-ләп табарга гына кирәк. Мин аны таптым. Миңа эшемдә һәрьяклап ярдәм иткәне өчен район җитәкчелегенә рәхмәтемне белдерәм, - ди остаз. Яңадан-яңа уңышлар, Сезгә, Инна Александровна!