“Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятенең нибары өч басмасына подписка рәсми-ләштереп, стильле планшет отарга мөмкин.
Җомга, 10 октябрьдән язылучылар арасында “Подписка өчен Ipad” конкурсы старт алды. Ул агымдагы елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Анда катнашыр өчен бер кеше исеменә һәм бер почта адресына “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятенең өчтән ким булмаган басмасына язылырга кирәк. Тү-ләүне почта аша да, QIWI терминаллары аша VIZA/MasterCard түләү карталары белән дә, WebMoney электрон акчалары белән дә, банк аша күчереп тә башкарырга була. Язылучы абонементы күчермәсен яисә подписка өчен Интернет аша түләү факты турында распечатканы почта буенча 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресына җибәрергә кирәк. Конвертка “Язылучылар конкурсы” дип язарга, контакт өчен телефон номерыгызны, язылучының исем-фамилиясен күрсәтергә онытмагыз.
Язылучы абонементының сканер аша күчермәсен яисә түләү факты турында распечатканы podpiska@tatmedia.ru электрон адресына да җибәрергә була.
Нәтиҗәләр киләсе елның 5 февраленнән дә соңга калмыйча ясалачак, җиңүче-ләргә бүләкләр 10 марттан да соңга калмыйча тапшырылачак. Төп приз – Apple Ipad Air 64 Gb. Конкурсның өстәмә бүләге – Samsung санлы фотоаппараты. Кызыксындыру өчен канцелярия товарлары җыелмасы тапшырылачак.