Тынычланырга иртәрәк әле

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе
Татарстанда, шул исәптән районда да “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы бара. Аның кысаларында наркотикларга каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.
Республикадагы бүгенге нарковәзгыять турында Наркоконтроль хезмәтчелегенең Яшел Үзән районара бүлеге начальнигының вазифаларын вакытлыча башкаручы Р  Хикмәтов сөйләде. Аның сүзләренә караганда спайсларга бәйле проблемалар Татарстан өчен яңалык түгел. Соңгы 4 ел эчендә генә дә 80нән күбрәк яңа төр синтетик наркотик барлыгы ачыкланган. Быел бу сан 11гә тиң. Андыйларны тыелган препаратлар исемлегенә кертү өчен Россия Федерациясе Хөкүмәте карары озак кабул ителә, кайчакта моңа берәр ел вакыт сарыф ителә. Ә моңарчы хокук саклау органнарының эше яңа төр синтетик “кәефләндергеч”ләр таратучы җинаятьче төркемнәренең эшчәнлеген рәсмиләштерүгә генә кайтып кала. Бу уңайдан Татарстанның наркоконтроль идарәсе Россиядә беренче буларак, андый төркемнәрне тыелырга өлгермәгән наркотиклар белән кулга алган очракта да җинаять җәзасына тарта башлады. Бу катгый чара нәтиҗәсен бирә – Татарстанда Россиянең башка регионнары белән чагыштырганда психоактив наркотикларга бәйле хокук бозу, агулану фактлары кими бара.  
Утырышта катнашкан үзәк дәваханәнең баш табиб урынбасары Альберт Җәләлетдинов та районда психоактив матдәләр белән агулану очраклары юк, дип белдерде. Ләкин тынычланырга иртәрәк әле, дип үз сүзен әйтте шәһәр прокуроры ярдәмчесе Ренат Хәйбуллов. Наркоманлык чиренең тамырын төбеннән “чабып” ташлау өчен өстәмә көрәш чараларын булдырырга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча күбрәк эшләргә кирәклеге турында әйтеп узды. Озак фикер алышулардан соң районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы айлык планы кабул ителде. Аның нигезендә оператив-эзләү, профилактика чаралары уздырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International