“Авангард”та кукуруз суктыралар

2014 елның 21 октябре, сишәмбе
“Авангард” агрофирмасында кабат уракка төштеләр. Кукуруз суктыралар. Әлеге культура бөртеге дуңгызлар өчен җитештерелүче катнаш азыкның төп компонентларының берсе. Аларны читтән кайтартмауны максат итеп куйган “Авангард” агрофирмасында “кырлар патшабикәсен” икенче ел игәләр.  
Былтыр кукурузның өч сортын 200 гектарда үстергән-нәр иде, быел, белгечләр һәм генераль директор Николай Курчаткин уртак фикергә килеп, аның сортын бишкә, мәйданын 400гә җиткерделәр. Һәм ялгышмадылар. Уңыш елына кү-рә әйбәт чыга.
Бу көннәрдә соңгы урак өчен табигать шартлары уңай тора. Салкыннардан соң комбайнчыларга кукурузны суктыру җиңел. Ме-нә без Николай Курчаткин, аның урынбасары Фиргать Кадыйров белән бергә Кайбыч авылындагы кукуруз басуына килдек. “Нью-Холланд” комбайннарында Анатолий Андреев, Дмитрий Сидоров эшлиләр. Тәҗрибәле комбайнчылар үстерелгәнне кыска вакыт эчендә һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен тырышалар. Тиз арада 245 гектар мәйданда кукурузны суктырырга өлгергәннәр инде. Дөрес, әлегә бөртеклеләр-нең дымлылыгы югарырак – 30 процент тәшкил итә. Катнаш азык ясау өчен ул 14 проценттан артмаска тиеш. Хәзер авангардлылар өчен бу проблема тү-гел – бөртекне Борындык элеваторына үзләрендәге орлык киптерү һәм чистарту комплексында киптереп озаталар. Биредәге заманча агрегатларны эшләтү өчен тәҗрибәле белгечләр тупланды. Дирекция Рәмис Нургалиевны быел гына куллануга тапшырылган ашлык киптерү комплексына җитәкчелек итүне йөк-ләп ялгышмады. Ул һәр аг-регатның нәтиҗәле эшләвен тәэмин итә.  
Кырда да бар эш эзлекле алып барыла. Комбайннар артыннан бушап калган мәйданнарны “МТЗ-1221” тракторларында Азат Гайнуллин, Геннадий Безруков, Анатолий Баскаков сукалап баралар. Ә киләсе елда кукуруз чәчеләчәк кырлар минераль ашламалар һәм черемә кертеп әзерләп калдырылган.
- Киләсе елда иртә срокта өлгерүче сортларга игътибар бирергә уйлыйбыз. Моның өчен районлаштырылган биш төрле сортны сайлап алдык,- ди Фиргать Кадыйров. Николай Григорьевич исә орлык тәкъдим итүчеләрнең күп булуын, аларны сайлаганда төп игътибарны элиталыларына гына бирүләрен әйтә. Куллануга алыр алдыннан аларны орлык участокларында игәләр һәм үзләре-нә ярашлыларын сайлап алалар. Быел шул рәвешле кукурузның һәм шикәр чөгендеренең 19 сортын үстереп караганнар. Иң ышанычлыларын калдырганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International