Балкон карагы тотылды

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
35 яшьлек буалы Р. балконнан  урлаган велосипед бәясен өчләтә арттырып түләячәк.
Р. танышы квартирасына кунакка килгәч шактый гына “төшереп” ала. Балконга тәмәке тартырга чыккач кыйм-мәтле велосипедка күзе төшә. Хуҗа күрмәгәндә аны балконнан җиргә ыргыта, үзе тизрәк чыгып китү ягын карый. 5700 сум торучы велосипедны үз кирәгенә файдалана.
Карак кылган җинаятен таныды. Суд Р.га карата 20 мең сум штраф түләттерү турында карар чыгарды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International