Мирасның да төрлесе була

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Әтисеннән калган мирасны – мылтыкны законсыз саклавы өчен 58 яшьлек М. суд каршына басты.
Оператив мәгълүмат буенча килгән полицейскийлар тикшерү барышында М.ның ишегалдындагы сараеннан билгесез озын төргәк табып алалар. Аның эчендә винтовка һәм 3 патрон табыла. Аның әтисеннән калган коралны рөхсәтсез саклавы ачыкланды.
М. судта берни дә аңлатырга теләмәде, бары тик үз гае-бемне таныйм, дип кенә җавап бирде. Ул штрафсыз бер елга сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International