Техниканы саклауга куюга хуҗалыклар җаваплы карый

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Ел саен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агропромышленность комплексы предприятиеләре арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча конкурс оештыра. Районда ул быел үткән атна ахырында узды һәм анда сигез хуҗалык катнашты.
Авыл хуҗалыгы машиналарын һәм башка техниканы кышкы саклауга кую эш-ләренә бәяне  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техника күзәт-челегенең район бүлеге вәкилләреннән һәм конкурста катнашучы хуҗалыклар белгечләреннән торган комиссия бирде. Аның барышында беренче чиратта техниканы дәүләт стандартларына туры китереп саклауга куюның торышы тикшерелде, машина-трактор паркларында тәртип урнаштыру, хуҗалыкларның үзйөрешле машиналарны, чәчү комплексларын, агрегатларны һәм башка авыл хуҗалыгы җи-һазларын көзге-кышкы тө-зекләндерү мәсьәләләре дә күз уңында булды. Һәр пункт буенча министрлык тарафыннан эшләнгән бә-яләү системасы буенча билге куелды. Конкурсның объектив булуы да мөһим. Ул яктан шикләнергә урын юк, чөнки анда министрлык вәкиле – агропрмышленность комплексын инженер-техник тәэмин итү бү-леге начальнигы Рафыйк Шәкүров та катнашты. Барлык нәтиҗәләр буенча беренче урын “Авангард” агрофирмасына бирелде. Икенчелекне “Ак Барс-Буа” агрофирмасының 2 номерлы “Дружба” филиалы ал-ды. Башка урыннар бирү каралмаса да, калганнарның да техниканы саклауга куюга яхшы әзерлектә килүен җиткерәсе килә. Булган җитешсезлекләр нигездә машина-трактор парклары территорияләрен төзекләндерүгә һәм ремонт-хезмәт күрсәтү базасының әзерлегенә кагыла. Комиссия барлык катнашучыларга аларны тиз арада бетерергә кушты. Йомгак ясап, шуны әйтәсе килә – район авыл хуҗалы-гы хезмәтчәннәре быел барлык чараларны җиренә җиткереп башкардылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International