Шушы көннәрдә район мәдәният сараенда иҗат сезонын ачуга багышланган зур концерт булды.
Иң элек тәҗрибәле һәм район мәдәният сараенда, 1 номерлы сәнгать мәктә-бендә шөгыльләнүче яшь талантларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәлә-ләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова тәб-рикләде һәм теләкләрен ирештерде.
- Мин иҗат сезонын ачуны шартлы төшенчә генә дип саныйм, чөнки мәдәният сарае хезмәткәрләре аны ел әйләнәсе япмыйлар. Районда бер генә чара да алар катнашыннан башка узмый. Бүгенгесе исә сез тамашачыларны бергә җы-еп ял иттерү, иҗат итү өчен булган мөмкинлекләр бе-лән таныштыру, эшләренең яңа этабын билге-ләү өчен менә дигән форсат ул. Ә мөмкинлекләр арта бара. Мәдәният сараена, сәнгать мәктәбенә вокал һәм скрипка буенча яңа укытучылар килде. Күп функцияле мәдәни үзәк тө-зелешен башлау өстендә дә эш алып барыла. Иҗатка, сәнгатькә тартылучы балалар да бихисап, эш-ләүче яшьләр, ветераннар да читтә калмый. Бүген барчасының чыгышларын тамаша кылырсыз. Барчасына яңадан-яңа иҗат уңышлары телим,- диде ул.
Аннан “Көзнең ачык төслә-ре” дип аталган концерт башланып китте. Урамда ул көнне яңгырлы, салкын һава торышы иде. Ә алыштыргысыз алып баручылар Нурия Гайнуллова, Рөстәм Әхмәдуллин чакыруында бер-бер артлы сәхнәгә чыккан җырчылар, биючеләр аны көзнең иң якты, иң матур төсләренә күмде-ләр, күңелдә җылы, онытылмаслык хисләр уяттылар. Яшьләрдән Рената Шәрипова, Энҗе Шиһабетдинова, Регина Сабирова, Илназ Хәсәнҗанов, иң кечкенәсе Камил Вәлиев, өл-кәнрәкләрдән Илсөяр Кузьмина, Виктор Моисеев, Гүзәл Салаватова һәм районыбыз сандугачы Фә-ния Исхакова башкаруындагы җырлар көзнең дә матур фасыл булуын искәрттеләр, инде сагынырга өлгергән җәйләргә алып кайттылар, мәхәббәт хисен яңарттылар. “Гөлҗамал” татар фольклор, “Уяв” чуаш фольклор коллективлары, “Березка” рус вокаль ансамбле, “Родник” ветераннар хоры, 1 номерлы сәнгать мәктәбе кызлары зур сәхнәләрдә дә чыгыш ясарлык осталар. “Родник”ның дәһшәтле сугыш еллары турындагы җырлары, Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры”ннан өзек күңелләрне тетрәндерде.
Ә биюләр! “Гольфстрим”ның өч төркеме дә баскан урыннан ут чыгарды, матур киемнәре күзләрне камаштырды. Җитәкчесе Инна Минханова быел Буа электр челтәрләре,
Буа шәһәр суды, район мәгариф идарәсе хезмәткәрлә-рен дә конкурска әзерлә-гән. Алар да биюләрен бүләк иттеләр һәм тамашачыларның көчле алкышларын алдылар. Сүз уңа-еннан, энергетиклар һәм суд хезмәткәрләре конкурста да призлы урыннар ал-дылар инде. Сәнгать мәк-тәбеннән “Альянс” бию төркеме дә кимен куймый, Рәйхан Җамалетдинова һәм Вадим Шевченконың “Джайф” биюе кемне дә битараф калдырырлык тү-гел. Концерт искиткеч булды.
Залда утыручы тамашачы балалар да, аларның әти-әниләре дә чыгыш ясаучыларга кызыкмый калмаганнардыр. Мәдәният сараенда, сәнгать мәктәбендә эшләп килүче күпсанлы түгәрәкләрдә аларның барысын да көтеп калалар.