Хыяллар канат ярганда

2014 елның 24 октябре, җомга
Күптән түгел  “Буа энҗеләре” әдәби клубы әгъзалары җирлекара үзәк китапханәдә түгәрәк өстәл артында очраштылар. Анда җирле шагыйрьләр һәм яшь каләм тибрәтүчеләр үзләре белән таныштырдылар, чыгышлар ясадылар, китапханә хезмәткәрләре белән бергәләп киләчәккә планнар билгеләделәр.
- “Буа энҗеләре”нең 80 процентын яшьләр тәшкил итә. Шуңа да максатыбыз алар арасыннан киләчәккә барырдай балаларны сайлап алу. Әдәбият дөньясына яңа аяк басучыларны өлкән составка, берничә дистә ел дәвамында иҗат итүче Динә апа Камалетдиновага, Фәрит Нуруллинга, үзе көйләр дә язучы Фәния Исхаковага, миңа һәм башкаларга  беркетеп, аларга дөрес юнәлеш бирергә телибез. Тәрбияви яктан да, язу тематикасы ягыннан да. Рус, чуаш телләрендә язучылар төркеме дә булдырдык. Алар белән Лидия Краснова эшли,- ди клуб җитәкчесе Гөлнур Айзетуллова. Хәер, яшьләрне күрсәтү өлкәсендә эш әдәби клуб оешкан февраль аеннан ук башланган иде инде. Җыеп әйткәндә, балалар язган иң матур шигырьләр “Байрак” газетасында бастырылып ки-лә, “Без Тукайлы халык” дигән бәйрәмдә, “Киләчәге бар милләт без” дигән республика күләмендәге конференциядә яңгырады, җиңүче дип табылган лицей-интернат укучысы Гү-зәл Вәлиевага Ренат Харис исемендәге премия тапшырылды. Болар барысы да барлык яшь каләм тибрәтүчеләрне дә яңа иҗат үрләренә рухландыручы гамәлләр. Ә алга таба андый этәргечләр тагын да күп булырга тора. Шуларның берсе – үзебезнең Буа типографиясендә Яңа елга кечкенә генә булса да китапчык нәшер итү. Бу балаларның үзләре, әти-әниләре өчен дә зур шатлык булыр иде. Икенчесе – 20 ноябрьдә Буада узачак “Шәҗәрә – нәсел агачы” дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли укуларда “Буа энҗеләре” унбиш минутлык чыгыш ясаячаклар. Россиянең төрле төбәкләреннән килә-чәк кунаклар алдында шигырь уку зур мәртәбә.  Алга таба да чыгыш ясаулар дәвам итәчәк. Балаларны февраль аенда “Киләчәге бар милләт без” дигән өченче фәнни-гамәли конференция, клуб җитәкчесе Гөлнур Айзетуллованың юбилей иҗат кичәсе көтә. Мартта иң матур шигырьләрне республикада нә-шер ителүче “Идел”, “Га-илә һәм мәктәп” журналларында бастырып чыгарырга планлаштыралар. Апрельдә Тукайга багышланган шигырь бәйрәмен бинада түгел, ә үзәк паркта зурлап үткәрергә хыялланалар. Шигырь язучы яшьләрне ай саен “Буа дулкыннары” телевидениесендә дә күрергә мөмкин булачак. Кыскасы, район тормышында да актив катнашачаклар алар. Ә эшлән-гән эшкә йомгакны май аенда ясаячаклар.


 
Болары – киләчәккә планнар. Ә бүгенге түгәрәк өс-тәл артында очрашу мо-ның зур башлангычы булды һәм бик җанлы үтте. Балалар төрле тематикаларны колачлап, тирән эчтәлекле шигырьләр иҗат итәләр. Аларны сәнгатьле итеп укыйлар да. Гүзәл Вәлиеваның, 1 номерлы мәктәп укучысы Алинә Кәримованың, Бик-Үтидән Раилә Җамалиеваның, Исәктән Динара Дәүләт-шинаның, Түбән Наратбаштан Рәдиф Бикчәнтәевның, иң яшь каләм тиб-рәтүче Данис Бикчәнтәевның, 2 номерлы лицейдан Гөлназ Газизованың иҗат җимешләре кемне дә битараф калдырмады. Ә алга таба атлар өчен үрнәк алырлык апа-абыйлары бар. Иң өлкәннәрнең берсе Динә апа Камалетдинованың иҗатны шулкадәр яратуын, аңа чын мәгънә-сендә яланаяк килүен алар беркайчан онытмаслар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International