20 октябрьдән 22сенә кадәр район юлларында 10 юл-транспорт һәлакәте булды.

2014 елның 24 октябре, җомга
Гомәр ӘХМӘТҖАНОВ, ЮХИДИ бүлеге начальнигы:
Сүземне суыту белән бәйле вәзгыятьтән башлыйсым килә. 20 октябрьдән 22сенә кадәр район юлларында 10 юл-транспорт һәлакәте булды. Бәхеткә, сәла-мәтлегенә зыян  килүче-ләр юк, бары тик транспорт чараларына гына өлешчә зыян килде.
Көзге-кышкы чорда һава температурасының алышынып торуы, карлы-яңгырлар юл өслегенең сыйфатына йогынты ясап, автомобильчеләр өчен икеләтә куркыныч тудыра. Шуңа күрә транспорт хуҗаларына кичекмәстән җәйге шиннарны кышкыларына алыштырырга вакыт. Узган сезонда шиннарга аерым таләпләр кертелде. Әлеге кагыйдәләр турында тагын бер кат искәртеп узасым килә: бер күчәргә төрле үл-чәмле, конструкцияле, (радиаль, диагональ, камералы, камерасыз), модельле, шулай ук төр-ле рәсемле протекторлы, салкыннарга чыдам һәм чыдам булмаган, яңа һәм яңартылган, яңа һәм протекторында ти-рән рәсемнәр булган шиннар урнаштырылган автомобильне эксплуатацияләү тыела. Шиннарның протекторларының таушалу дәрәҗә-сенә  дә кышкы юлларда аерым игътибар та-ләп ителә. Техник регламент таләпләре буенча җиңел автомобильләр-нең җәйге шиннарындагы протектор биеклеге 1,6 , кышкы һәм төрле барлык сезонга да туры килүчеләрдә 4 миллиметрдан да ким булырга тиеш түгел. Протекторның оптималь тирәнлеге 8 миллиметр санала. Резина таушалып, ул 6 миллиметрга калганда, туктау юлы озынлыгы 20 процентка, 4 миллиметр тәшкил ит-кәндә тагын бер ярым тапкырга арта. Резиналар таушалып, протектор тирәнлеге 2 миллиметр гына калса, тормазга басканда, туктау аралыгы 70 процентка, ә инде бу күрсәткеч минималь булганда тагын ике тапкыр артачак. Бу очракта инде транспорт чарасына идарә итеп булмаячак. Шулай ук кышкы сезонда җәйге шиннарда йөрүчләргә дә шуңа дучар булырга мөмкин.
Автомобильчеләр юл торышына, күз күреме-нә карап, куркынычсыз тизлекне сайларга тиешләр.
Онытмагыз, юл ялгышуларны кичерми.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International