кар төшүнең агач-куакларга да, кө-зен утыртылган үсентеләргә дә бернинди куркынычы юк

2014 елның 24 октябре, җомга
Мәсгуть ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН, тәҗрибәле агроном:
- Октябрьнең икенче яртысында кар төшүнең агач-куакларга да, кө-зен утыртылган үсентеләргә дә бернинди куркынычы юк. Кар дым запасы тупларга булыша. Иң мөһиме артык салкынайтмау. Агачлардагы яшел яфраклар, тамырдан туклану килми башлагач, коелып бетәчәкләр. Моның киләсе уңышка бернинди зыяны юк. Яңа утыртканнарының тамырлары ныгып калмаса да, куркыныч түгел. Хәзер алар тынычлык чоры кичерә. Шуңа үсентеләрне кире казып алып тынычсызларга кирәкми. Иң мөһиме – артык салкыннардан сакларга. Мо-ның өчен тамыр өлешен томалап куярга кирәк. Көз аенда утырткан культуралар иртә язда күп дым запасы, кояш җылысы белән тизрәк күтәрелеп китәчәкләр.
Бакчада көзге чәчүне октябрьнең беренче яртысында башкару дө-рес. Озын һәм җылы көз-ләрдә генә искәрмә була ала. Бездә традицион сарымсак, кишер, орлыклык суган – боларны хәзер утыртырга ки-ңәш итмәс идем. Орлык җир куенына салынгач, беркүпме шытып калырга тиеш. Карлы, салкын җирдә гөмбәләнеп, юкка чыгу куркынычы бар. Көннәр җылы торса, берьеллык, күпьеллык чә-чәк орлыкларын чәчеп, коры туфрак белән капларга мөмкин әле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International