Шәһәрнең “АБВГДЕЙКа” балалар бакчасында эшләүчеләрнең үз модасы – тәрбиячеләр, сабыйлар, аларның ата-аналары чүп-чардан... күлмәкләр коллекциясе тектеләр.
Әлеге оригиналь эшне алар үзләренең “Планетаны чүп-чардан чистартыйк” экология проекты кысаларында башкардылар. Педагоглар моны Тәтеш шәһәрендә узган зона семинарында күреп кайттылар да, җиң сызганып эшкә тотындылар. Бакча базасында “Мода театры” экология остаханәсе оештырып, азык-төлек, көнкү-реш химиясе продукциясе капларын күпләп җыйдылар. “Чәчәк аланы” коллекциясендә һәрбер күлмәк бер чәчәк төренә багышланды, аңа туры килерлек төсләр сайланды. Мәсәлән, гөлчәчәккә, мәк чәчәгенә күбрәк кызыл, көнбагышка – сары, ромашкага ак төсләр алынды. Шулай ук бу коллекциягә аерым чәчәкләрдән тыш катнаш композицияле күлмәк үрнәкләре дә керде. Моның белән беррәттән күлмәккә туры килүче баш киемнәре, аксессуарлар да эшләнде. Өй мәшәкатьләрен читкә куеп, әлеге күмәк эшкә вакыт тапкан ата-аналар – Алена Горелова, Ландыш Насыйбуллина, Алсу Җәләлова да кушылгач, бакчаның өлкән һәм кече модельерлары тагын да активлашып киттеләр. Ике ай буена куллардан инә-җеп, кайчы, җилем төшмәде. Коллекция әзер булгач, беренче дефиле Буа дәүләт драма театрында, му-ниципаль район башлыгы Азат Айзетулловның үрнәк гаиләләр белән очрашу кичәсендә күрсәтелде. Соклануын район башлыгы да яшермәде.
Иҗади коллектив киләчәктә дә әлеге эшне дәвам итәргә уйлый.
-Бу эш балалар өчен кирәк. Беренчедән, матурлыкны аңларга өйрәнсәләр, икенчедән, аларда табигатькә сакчыл караш формалаша. Без, педагоглар, алга таба да бу максатны күздә тотып эшләячәкбез. Идеяләр күп, иҗади потенциал да җитәрлек, - ди бакча мөдире Резедә Абидуллина.