Оренбур шәлләре илендә

2014 елның 24 октябре, җомга
Атаклы Оренбур шәлләрен чынлыкта әлеге өлкәдәге Саракташ авылында бәйлиләр. Шәлләр иленә сәяхәт, кадерле укучым,  Сезгә дә кызык булыр, дип уйлыйм.
Оренбур – далалар ягы. Бездә беренче хәтфә үлән чыккан төшкә далада ул инде көяргә өлгергән була. Бу якта көндезге һәм төнге һава температурасы кискен үзгәрә. Кояш астында кыздыра, ә кичен хәтәр салкынайта.
Шулай да иң җелеккә үткә-не ләпәкләр. Җирле халык вак чебенсыман бөҗәкләр-не шулай дип атый. Алар җәй көне өере-өере белән очалар, күзгә, авызга тулалар, тәнне сырып алалар, тешләп, шештереп чыгаралар. Оренбурлылар әйтү-енчә, кайбер җирләрдә хәтта ләпәкләрдән куркып халык, тәрәзәләрне, ишекләрне яхшылап ябып, атна-ун көн өйдән чыкмыйча торалар.
Оренбур авылларында халык ярлы яши, дисәм дә, арттыру булмас. Тыштан балчык белән сылаган өй-ләрне күреп шаккаттык. Алар зур да түгел. Бездәге сыман ташпулатларны Оренбург шәһәре тирәсендәге торак пунктларда гы-на очратасың. Авылларга илтүче юллар гаҗәп ватылган. Яңгыр яуса, сары балчык боткасына әверелә, коры чакта арттан тузан өере кала. Биредә, бездәге шикелле үк, сыерлар асрыйлар. Ләкин сөтлебикәләрнең барысы да саргылт кызыл-ак төстә. Мөгезләре дә юк.
- Симменталь токымлылар. Мүкләкләр, - дип аң-латты хайваннарның чыгышын ветеринариядә аз-маз аңлашкан юлдашыбыз.
Оренбург бер яктан Казахстан белән чикләшә. Шунда урнашкан авылларның берсендә җирле халык бе-лән аралашып, ничек, чикне “бозгалыйсызмы”, дип сорашкалап та алдык. Бу якта халык әйбәт, гади. Аларның йөз-кыяфәтләре башкачарак. Күзләре кысык, бит сөякләре эрерәк, кара туткыллылар.
- Чит ил елганың икенче ягында гына. Балаларыбыз күбесе ул якта яши. Кайсыбызның кызлары кияүгә чыгып китте, кайсыбызныкылар – эшкә. Атнаның дүшәмбе-җомга көн-нәрендә аларга бары тик ви-за рәсмиләштереп кенә кунакка бара алабыз. Шим-бә-якшәмбе иркен чыгып йөрибез. Казахстанда сөт, сөт продуктлары бик кыйм-мәт. Күчтәнәчкә сөт, катык, эремчек алабыз, - дип сөй-ләде җирле апайлар.
Кунакчыл да булып чыкты җирле халык. Өйләренә чакырып сыйладылар. Иң ошаганы чәй булды. Алар аны кечкенә пияладан, аның да яртысын гына тутырып, сөтләп эчәләр. Кайткач  өйдә дә шулай ясап карадым, юк, аларча тәмле түгел инде.
Шәл бәйләүчеләр төбәге, дип башладым-башлавын, сөйләмәдем бит әле. Саракташ авылында яши алар. Үз товарларын мактый-мактый саталар. Чимал өчен махсус кәҗәләр асрыйлар. Тыгыз мамык шәлләр, балдак аша чыгарлык “пәрәвезләр” һәр-бер йортта диярлек бәйлә-нә.
- Соңгы елларда зәңгәрсу шәлләр бәйләү модасы китте, анысы тагын да матуррак, - дип “сайраштылар” саракташлы апайлар. Бәяләре исә зур мамык шәлгә 2000 сум, “пәрәвез-ләр”гә 800 сум сорыйлар.
Оренбур ягында Урал елгасын да кичтек. Легендар Чапаев кичкән урыннан түгел, билгеле, монда ул киң түгел. Сары балчыклы ярлары белән гади генә елга Урал.
Хәтерләсәгез, атаклы шагыйрь Муса Җәлил тумышы белән Оренбург ягыннан. Әдипнең туган авылы Мостафа асфальт юлдан ерак түгел, анда музей эшли.
Менә шулай яшиләр Оренбур шәлләре туган җирдә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International