Әфганстан сугышы бөтен чынбарлыгы белән

2014 елның 24 октябре, җомга
Тау-ташлар арасында исән калу өчен көрәш, көтмәгәндә ут ачучы “яшелләр”, мәңгегә Әфган җирендә ятып калган егетләр турында, онытылып, кабат өр-яңага әверелүче авыр хатирәләрне китап итеп язу идеясе белән чыкты сугышчы-интернационалчылар советы рәисе Ринат Хәсәнов. Аның тәкъдиме киң хуплау тапты.
Басма 200дән күбрәк битле булачак. Анда әлегә кадәр сөйләнми килгән реаль фактлар, фотографияләр урын алачак.  Районда яшәүче Әфган сугышы ветераннары, алар  130 кеше, үз башларыннан кичкәннәрне, тыныч тормышта үлүчеләрнең, һәлак булучыларның  якыннары хәтер яңартачак. Китап чыгару идеясен муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов та хуплады. Райондашларының батырлыкларын тарихка кертеп калдыруда матди ярдәм күрсәтергә “ТАИФ” җәмгыятенең директорлар Советы рәисе Рөстәм Султиев ризалык биргән. “Әфганчылар” советы “Буа якташлыгы” җәмгыяте рәисе Ирек Закиров та китап чыгаруны хуплар, дип ышана. Басма әзер булгач, ул китап геройларының үзләренә, туганнарына, мәктәпләргә, китапханәләргә биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International