Берләшергә, бергә җиңәргә!

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе
Берләшергә, бергә җиңәргә!


“Наркотикларсыз тормыш”  айлыгы кысаларында районда бер-бер артлы чаралар уза. Чираттагылары Ял үзәгендә һәм Буа ветеринария техникумында үтте.
Ял үзәгенә килүчеләр иң элек рәсемнәр, китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Буа медицина училищесы студентлары аларны игътибар белән карап, үзара фикер алыштылар. Аннан барысы да залга узгач, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Нурзил Галимова “кәефләндергеч”ләрнең зарар көче, алар белән бәйле хокук бозулар һәм закон каршында җавап тоту кебек мәсъәләләрне яктырткан доклад сөйләде. Яшьләр аңа үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Соңыннан наркотикларны фаш итүче “На краю стою” фильмы күрсәтелде.
Ветеринария техникумында да эчтәлекле чара оештырылды. Район башкарма комитетының социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова җитәкчелегендә узган киңәшмәдә үзәк дәваханә баш табибы Рөстәм Сәмерханов, Россия эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Ренат Хәсәнов, социаль яклау бүлеге, мәгариф идарәсе вәкилләре катнашты.






Баш табиб  үз чыгышында спайсларның организмга зыянлы тәэсире хакында сөйләде.






Ә Ренат Хәсәнов наркотикларга бәйле җинаятьләр өчен законның катгый булуын искәртте. Киңәшмәдә чыгыш ясаучы  башка ведомство вәкилләре әлеге теманы дәвам иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International