Проблемалар бар. Аларны чишү юллары да

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
Мәгълүм булганча, ике атна дәвамында  район газетасы редакциясендә үзәк дәваханә системасына кагылышлы сорауларны җиткерү өчен “кайнар линия”  эшләде. Шушы вакыт эчендә халыктан өч дистәгә якын сорау керде. Аларга район үзәк дәваханәсе баш табибы Рөстәм СӘМӘРХАНОВ һәм аның поликлиника буенча урынбасары Наилә ГЫЙМАДИЕВА җавап бирәләр:
- Элек поликлиникада шикәргә канны аерым кабинетта биреп була иде. Беркүпмедән бирле, аппарат җимерек, дип анализны 205 кабинетта бирергә кушалар. Ач карынга килгән шикәр авырулы кешеләргә гомуми кабинетка су буе чират торасы бик читен бит. Шул аппаратны ни өчен ясатмыйлар икән?
Нурания ХӘКИМОВА,
Буа шәһәре.
- Әлеге аппарат ватылып ремонтка җибәрелү сәбәп-ле, берничә көн көтәргә ту-ры килде. Хәзер ул эшли, монда бернинди проблема юк.
- Парафин белән дәва-лауны нигә яңадан торгызмыйлар икән? Моның өчен Казанга йөрергә ки-рәк.
Ясминә САДЫЙКОВА.
Буа шәһәре.
- Парафин белән дәвалану заманча медицинада сирәк кулланыла. Аны алыштырган яңа процедураларның, препаратларның тәэсире яхшырак һәм файдалырак.
- Диспансерлаштыру узганнан соң һәр кешегә аның нәтиҗәләре буенча “Сәламәтлек паспорты” бирелергә тиеш. Нишләп ул безнең дәваханәдә бирелми?
Фәйрүзә
НАСЫЙБУЛЛОВА,
Буа шәһәре.
- Әлеге документ безнең поликлиникада да тапшырыла. Тик аны пациентлар кулына шул ук көнне тутырып бирергә шәфкать туташларының мөмкинлек-ләре юк. Диспансерлаштыру тәмамлангач, аны участок табибыннан алырга була.
- 231нче кабинетта анализны 7 сәгатьтә ала башлыйлар. Бик җайлы. 205нче кабинетта да нигә шулай иртә оештырмыйлар икән?
Роза ФӘИЗОВА,
Буа шәһәре.
- 205нче клиник диагностикалау лабораториясенең процедуралар кабинеты да иртәнге 7 сәгатьтән эш-ли башлаячак.
- Мин 1 төркем инвалид. Инсульт кичердем. Дарулар алу бик проблемалы. Яздырып алу, бер нужа, аннан аптекада даруы да булмый әле. Бу айда кан басымын көйләүчесен ала алмадым. Ник аны авырулар исәбеннән чыгып кайтармыйлар?
Мөхәррәм
МӨБАРӘКШИН.
Казма авылы.
- Иң элек ташлама буенча дарулар белән тәэмин итү социаль пакеттан файдаланучылар санына бәйле. Андыйлар кимегән саен   препаратлар  белән тәэмин итүгә районга азрак сумма бирелә.Нәтиҗәдә даруларга заявка биргәндә  “кысылырга” туры килә . Быел районда моңа хокуклыларның 72 проценты социаль пакеттан баш тартты. Ташлама буенча дару алучыларга участок табиблары ай саен 3000гә якын рецепт язалар. Кирәк булган барлык препаратлар белән тәэмин итәргә тырышабыз. Пациент сораган исемдәге препарат кайтарылмаганда, аны башкасы белән алыштыру мөмкинлеге бар. Тормыш өчен мө-һим булган дарулар белән проблемалар килеп туганда участок табибларына һәм баш табибның поликлиника буенча урынбасарына мөрәҗәгать итәргә була.
- 1961 елда туганнар диспансерлаштыруны кайчан үтәчәкләр?
Рәмзия ГАЛИМОВА.
Буа шәһәре.
-Бу елда туучыларны диспансерлаштыру  2015 елда көтелә.
- Миңа поликлиникада бер көнне ике кабинетта ике төрле анализга кан бирергә туры килде. Ә минем кан тамырларым бик начар. Һичьюгы, мондый очракларда аны бер урында гына алуны оештырып булмыймы?
Илсөяр САДЫЙКОВА.
Буа шәһәре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International