Әле 60 кына...

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
Шикәр заводында автомобиль йөртүче булып эшләүче Хәмит абый Вәлиев хезмәт урынындагы “маршрут”та күзен бәйләгән килеш тә йөри аладыр. 36 елдан бирле сезон вакытында көнгә 20шәр тапкыр уза бит ул бер үк араны!
Төгәлрәк итеп әйтсәк, заводка вагоннарда кайтарылган, шикәр ясаганда кулланылучы таш ташый. Аның сменасында руль артында башка кешене очратмассың. Шулай җаваплы карый ул үз вазифасына. Бу турыда җитәкчеләре дә беравыздан әйтәләр. Юкка гына “Россия шикәр промышленностенең мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесен тапшырмадылар бит аңа.
Эшкә урнашкач, яшь шоферны “ГАЗ-52” автомобиленә утырттылар. Сәгать кебек эшләтте иске техниканы. Соңрак яңа “ЗИЛ-554” автомобилен Йошкар-Ола шәһәреннән үзе  алып  кайтты. Өч дистә елдан артык  тугры хезмәт итүче тимер“дусты”ның кайсы җире чыгымчылаганын тавышыннан ук чамалый тәҗрибәле йөртүче.
Нинди эшкә алынса да, ялт иттереп кую осталыгы яшь-тән килә. Әти канаты астына ышыклану насыйп булмады егеткә, 2 яшендә ятим калды. Нурия апа бердәнбер улы кимсенеп үсмәсен өчен бар тырышлыгын куйды. Әле дә хә-терли Хәмит абый: бәрәңге бик уңган елны аны Кыятка алып барып сатып кайт-тылар. Бер трактор арбасы иде ул. Шул акчадан әнисе аңа “Тальянка“ гармуны алып бирде. Үзе яшә-гән Бикмураз авылында, күрше Түбән Наратбашта мәҗлесләр гармунчы Хә-миттән  башка узмый иде  ул заманнарда.  
Армия хезмәтенә киткәнче, әнисе белән бергә яңа нигездә йорт җиткезеп керделәр. Бүген шул йортта әнисе, яраткан гаиләсе белән бергә гомер кичерә. Гаиләсе дигәннән, Хәмит абый редакциядә озак еллар эшләп, лаеклы ялга киткән коллегабыз Наилә апаның тормыш иптәше. Без аның хезмәт урынында тырыш, булдыклы булуы өстенә, ышанычлы гаилә башлыгы, улы Марат һәм кызы Миләүшә өчен җан атып яшәүче әти  буларак та беләбез.
- Хәмит абыегызда чын ир-ат холкы. Әни хакын хаклый белүе, гаиләдә миңа, балаларга булган мөнә-сәбәте үзенә карата хөр-мәт уята. Шуңа да йортта һәр эштә соңгы сүзне ул әйтә,- ди Наилә апа. Шушы көннәрдә гаилә башлыгы үзенең түгәрәк юбилеен – 60 яшьлеген билгеләп үтәчәк. Ир-ат өчен гомернең иң матур чоры булуын искәртеп, күпсанлы котлауларга без дә кушылабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International