Дуслык җепләре ныгый

2014 елның 31 октябре, җомга
Буалылар күршеләрне үз итә, алар белән дуслык җепләрен ныгыта. Шушы көннәрдә генә Ульяновск өлкәсенең Дмитровград шәһәрендәге – төбәктә бердәнбер эшләп килүче – 22нче татар этно-мәдәни компонентлы мәктәбенең 10 еллык юбилеенда булып кайттылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең эшләр буенча идарәчесе Миләүшә Юнысова җитәкчелегендәге делегация вакытыннан шактый алда килеп җиттек. Мәктәп белән якыннан таныша тордык. Кирпечтән төзелгән берничә катлы урта мәктәп татарлар күбрәк яшәүче шәһәр читендәрәк урнашкан. Безне биредә татар мохитендә тәрбияләнеп белем алучы миили киемнәр кигән укучылар каршы алды. Быел Бөтендөнья Татар Конгрессының башкарма комитеты, Ульяновск өлкәсенең милли автономия үзәге һәм якташыбыз, Дмитровград политехника институты профессоры Хәйдәр Галиуллин булышлыгы белән бөек шагыйребез Габдулла Тукайга һәйкәл куйганнар. Әле хәзер дә аның тирәсе матур чәчәкләргә күмелгән. Бина эчендә диварларны татарча язмалар бизи. Укучылар башкаруында скрипка, гармун, баян, курай тавышлары яңгырый. Ничек матур итеп татар көйләрен башкаралар бит. Директор Мөнирә Джумаева әйтүенчә, шәһәрнең музыка мәктәбе биредә үз филиалын ачкан. Хәзер монда дәресләрдән соң атнаның берничә көнендә укучылар тәҗрибәле музыка белгечләре ярдәмендә төрле уен коралларында уйнарга өйрәнәләр. Мәктәптә катнаш гаиләләрдән булган, башка милләт балалары да дустанә белем алалар. Әнә, Алексей милләте буенча чуаш. Төркемдәшләре белән курайда уйнаганнан соң татарча биеп тә күрсәтте. Татьяна оста итеп баянда уйный. Икенче каттагы һәр кабинет ишегендәге элмә такталар, укытучыларның исемнәре татар һәм рус телләрендә язылган. Аннан музейга уздык. Мәйданы кечкенә булса да, бай мәгълүматлы булып чыкты ул. Анда барлык татар язучыларына урын бирелгән, шкафка борынгы татар хатын-кызлары киемнәре эленгән, төрле бизәнү әйберләре, эш кораллары куелган. Самавыр, күмер үтүге, йон тетү һәм бәйләү станогы, җирле шагыйрьләр китаплары, кулъязмалары, рәсемнәр – барысы да урын алган. Мәктәптә чын хуҗа барлыгы сизелә. Ата-аналар комитетының да булышып торуын белдек.
Юбилей мәҗлесе Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, ТР Бәүләт Советы депутаты Ренат Закиров, Ульяновск өлкәсенең милли мәдәни үзәге автономиясе рәисе Рәмис Сафин, Сембер татарлары эшмәкәрләре оешмасы, Дмитровград шәһәре җитәкчелеге һәм депутатлары, күрше районнарның хакимият башлыклары, Самара өлкәсеннән кунаклар, укытучылар коллективы, укучылар, төрле еллар чыгарылышлары катнашында башланып китте. Килгән кунакларны Мөнирә Джумаева сәламләде:
- Ерак араларны якын итеп килүегез, бүләкләрегез өчен зур рәхмәт. Ун ел эчендә күп үзгәрешләр кичердек. Чыгарылыш укучылары белем алуларын төрле уку йортларында дәвам итәләр. Кайберләре үзебездә үк балалар укыталар. Хәзерге вакытта мәктәбебезгә гимназия статусы һәм Габдулла Тукай исемен алу эше алып барабыз. Сер түгел, мәктәбебездәге җылы атмосферага, дустанә мөнәсәбәттә булуыбызга башкалар да соклана. Хәтта кайбер районнарда яшәүче ата-аналар да балаларын бездә укытырга телиләр. Ерактан килүчеләргә яшәп уку өчен урын булмау сәбәпле, моны тормышка ашырып булмый. Бәлки киләчәктә татар зыялылары ярдәм итәрләр дип өметләнәбез. Мәктәбебез Татарстан булышлыгы белән заманча компьютер сыйныфына ия булды, уку әсбаплары белән тәэмин ителде,-дип шатланып сөйләде ул. Ренат Закировның да әйтер сүзләре күп иде.
- Соңгы 20 елда без сезнең белән бик бәхетле чорда яшибез. Милләтебезнең яңадан уянуы, аякка басуы күз алдыбызда. Бүген яңа татар дөньясы барлыкка килде. Хәзер Бөтендөнья Татар Конгрессына 37 илнең, 60 Рәсәй төбәгенең 460тан артык оешмасы керә. Бу безнең бик зур байлыгыбыз,- диде ул. Аннан Ренат Зиннур улы мәктәпкә истәлек бүләге, Югары Лашчы авылы егете Хәйдәр Галиуллинга милләтебезне үстерүгә керткән өлеше һәм өлкәдә актив эшләр алып баруы, иганәчелек күрсәтүе өчен Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хатын, берничә мөгаллимәгә Конгрессның Мактау грамоталарын тапшырды. Миләүшә Юнысова мәктәпкә муниципаль район башлыгының истәлек хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. 250 бала белем алучы татар мәктәбенә “Сембер татарлары” бизнес үзәге, мәктәпнең попечительләр советы, шәһәр хакимияте вәкилләре дә буш кул белән килмәгәннәр. Сахалин утравыннан килгән Зәкия Зыятдинова “Татар якташлыгы” истәлек бүләкләрен биргәндә үзе иҗат иткән җырны да башкарды. Самара шәһәренең бердәнбер татар мәктәбе директоры???? Дмитровградтагы коллегаларының эше мактаулы булуын әйтте.
- Бездә 458 бала белем ала. Мондый мәктәпләр һәр төбәктә кирәк. Биредәге кебек бездә дә укучылар дәресләрдән соң җыр һәм бию түгәрәкләренә йөриләр. Егетләребез татар көрәше серләрен өйрәнә. Самараның татар җәмгыяте шәһәрдә тагын бер татар мәктәбе ачу бурычы куйды. Әлегә без дә татар телендә белем алырга теләүчеләрне кабул итеп бетерә алмыйбыз.- дип үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды ул.
Менә шулай ызандаш күршеләребезнең эш-гамәлләре, тормышлары, киләчәккә планнары белән танышып, юбиляр мәктәптә белем алучы төрле милләт балаларының дуслыгына, бердәмлегенә сокланып кайттык.































ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International