Суд хезмәткәрләре җыр-биюдә дә оста

2014 елның 31 октябре, җомга
Мәдәният елы суд хезмәткәрләрен дә сәхнәгә чыгарды. “Фемида – алиһәләр бердәмлегендә” дип аталучы конкурста федераль һәм җәмәгать судьялары, судлар аппараты хезмәткәрләре осталык сыныйлар. Буа суды аның Яшел Үзән шәһәрендә узган зона этабында сигез район арасында икенче урын алып, финалга чыкты.




Конкурс җитди – “Вокал-со-ло”, “Вокаль ансамбль”, “Бию” һәм “Оригиналь жанр” номинацияләрендә чыгыш ясарга кирәк.
- Башта куркып калдык. Арабызда сәхнәгә менүчеләр юк. Мәктәп елларында чыгыш ясаулар күп-тән онытылган. Ә безне әзерләргә алынган район мәдәният сараеннан Инна Минханова, Наилә Вәлиева кул астында шөгыльлә-нә башлагач катнашу гына түгел, җиңү теләге дә уянды. Тыгыз эш графигыбызда буш вакыт табып, тырышып репетицияләр ясадык, күлмәкләр тектердек. Халык алдында “Төнге кич утырулар” дигән биюебез белән беренче тапкыр район мәдәният сараеның иҗат сезонын ачуга багышланган концертта чыгыш ясадык. Тамашачыларның көчле алкышлары безне тагын да рухландырды,- ди “Вокал-соло”дан кала барлык төрләрдә чыгыш ясаган судья ярдәмчесе Илсөяр Хәйбуллина.
Коллектив кечкенә, шуңа тагын канцелярия мөдире Ирина Николаевага, суд утырышы секретаре Лилия Акшевага, 1 номерлы учас-токның җәмәгать суды консультанты Оксана Наманцевага җырчы да, биюче дә, тел остасы да булырга туры килгән. Биюдә судья Павел Романчук, ансам-бльдә белгеч Тюльпан Рәхмәтуллина, судья яр-дәмчесе Екатерина Евдокимова, суд секретаре Гөл-нара Шәрәфиева да осталык күрсәттеләр. Гөлнара Буа суды данын ялгыз җырлауда да яклады. Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Марат Хәйруллиннан, Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе начальнигы урынбасары Әлфия Туктамышевадан, Татарстанның Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозинадан, Яшел Үзән районының мәдәният хезмәткәрләре Гүзәл Гафаровадан, Алсу Нәҗметдиновадан торган мәртәбәле жю-ри буалыларның чыгышларын югары бәяләде. Баллар суммасы буенча беренчелекне “хуҗалар”, өченче урынны күрше Апас районы суды алды. Җиңү-челәргә һәм катнашучыларга дипломнарны тапшыруда судьяларның Россия берләшмәсенең региональ бүлекчәсе Советы рәисе Константин Галишников та катнашты.
- Зона этабында икенче урын алу иң элек шәһәр һәм җәмәгать суды хезмәт-кәрләренең таланты һәм тырышлыгы нәтиҗәсе. Ә аларга конкурска әзерләнергә һәм талантларын, осталыкларын ачарга яр-дәм иткәннәре өчен район мәдәният идарәсе начальнигы Мөдәррис Гайфуллинга, район мәдәният сарае сәнгать җитәкчеләре Инна Минхановага һәм На-илә Вәлиевага чиксез рәх-мәтебезне җиткерәм,- ди кул астында эшләүчеләренең көчле чыгышларыннан канәгать калган Буа шәһәр суды рәисе Рафаэль Ша-мионов.







Алда буалыларны финал бәйгесе көтә. Анда да уңышлар телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International