Һөнәре туган якка кайтарды

2014 елның 31 октябре, җомга
"Вираж” ябык акционерлык җәмгыятендә “тырышам, булдырам” принцибы белән эшләүчеләр генә урнашып кала ала. Күрше Ульяновск өлкәсеннән туган ягына кайткан Тәүфикъ Хөсәенов нәкъ шундыйлардан.

Буадагы юл оешмасына “К-700“ тракторына тәҗрибәле йөртүчеләр кирәклеген игъланнан укып белде ул.

Коллектив ят булса да, техникасының “иске дусты” кебек якын булуы юатты аны баштагы мәлләрдә. Ульянда да озак еллар “К-700”та эшләде ул. Җитмәсә – монысы өр яңа. Тора-бара егетләр белән дә уртак тел тапты. Автотранспортчылар арасында алыштыргысыз йөртүчегә әверелде. Булдыклы мишәр егетен читкә җибәрергә теләмәде җитәкчелек. Эшчеләр өчен төзегән йортларның берсен ике дә уйламыйча Тәү-фикъ абыйга бирделәр. Бүген шунда гаиләсе – тормыш иптәше Зәйнәпбану апа, улы Илнур белән гомер кичерә. Кызы Гөлназ гаиләсе белән килсә, зур өй дә кысан тоела хәзер аларга.

- Үз һөнәренең кирәклеген тоеп, иртән хезмәткә ашыгудан да шатлыклырак тагын нәрсә булырга мөм-кин?! Кыска гына вакыт эчендә тырышлыгымны кү-реп, тораклы итүдә ярдәм-нәре өчен җитәкчеләргә бик рәхмәтле мин, - дип, берничә кат кабатлады Тәүфикъ абый.

Ул иярләгән техникага ел әйләнәсе дә эш бетми оешмада. Кышкы айларда предприятиенең “Нур” ярдәмче хуҗалыгында эшлә-сә, җәйгә чыккач юл төзелешенә билгелиләр. Техникасы белән юл кырыендагы ташларны аның кебек тигезләүче җәмгыятьтә дә юктыр, диләр осталар. Моннан тыш, юл нигезенә ком ташый, аны тигезләп, тыгызлый.

Туган авылы Иске Суыксуга да еш кайта ул. Туганнар белән күрешү, аралашып яшәү теләге тормышка ашканга чын күңеленнән шатлана. Юл төзүчеләр кө-не уңаеннан уңган тракторчы юл хуҗалыгы эшләрен-дә озак еллар тырышып хезмәт куюы һәм ирешкән уңышлары өчен Россия Транспорт министрының Рәхмәт хаты белән бүләк-ләнде. Хезмәт җимешләрегезнең рәхәтләрен күреп яшәргә язсын сезгә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International