Инсульт – соңгы хөкем түгел

2014 елның 7 ноябре, җомга
Бөтен дөньяда инсультка каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Кызганычка каршы, медицина телендә “1 номерлы үтерүче” дип аталучы чир безнең районны да читләтеп узмый. Узган елларда ул яшь кешеләрне дә аямады, быелгы пациентларның барысы да диярлек – 55 яшьтән узган өлкәннәр.
Статистика үсә, сәбәпләр кала
Дәваханәнең беренчел йө-рәк-кан тамырлары үзәге мөдире Галина Галимҗанова белдерүенчә, быел 9 ай эчендә 180гә якын инсульт суккан кеше дәвалауга кабул ителгән. Чагыштыру өчен 2010 елның  тиңдәш чорында  – 140. Ә инсультка китерүче  факторлар һаман да шул килеш кала:  нәселдән килүче йөрәк-кан тамырлары авырулары, көндәлек тормыштагы стресслар, начар экология зыяны, дөрес тукланмау, начар гадәтләр. Алар инсульт “бүләк итүче” кан басымы күтәрелү, йө-рәк тибеше бозылу, атеросклероз, кан тамырлары чирләре кебек авыруларны китереп чыгара.
Секундлар да кадерле
Инсультның ике төре бар. Иң куркынычы – геморрагик төре. Кан басымы югары булу сәбәпле, баш миендәге тамырларга көч ки-лә, алары зәгыйфь урында шартлый башлыйлар. Бу очракта баш миенә кан сава. Ә ишемик төре баш миендә кан йөреше начараю, кайбер урыннарга бөтенләй килмәве сәбәп-ле, ми күзәнәкләренең әк-ренләп үлүе белән бәйле. Бу юлы баш миенә инфаркт була. Бу вакытта кешенең башы, күз алмасы нык авырта, соңгысы яктылыкны кабул итә алмый, йөрәк еш тибә, сулыш аласы авырлаша, косасы ки-лә, аң югала, бер як кул яки аяк хәлсезләнә һәм хәрә-кәтләнми башлый. Мондый билгеләр булганда, кичекмәстән “Ашыгыч яр-дәм” чакыртырга кирәк! Чөнки вакыт минутка түгел, секундка бара. Ә моңарчы авыруның баш астына мендәр куеп яткызырга, бинаны җилләтергә, киемнәрнең каптырмаларын ычкындырырга, тел астына 10 данә глицин куярга һәм кан басымын үлчәп, аны көйләү өчен дарулар эчерергә киңәш ителә. Авыру коса башласа, сулыш юллары капланмасын өчен башын янга борырга кирәк.
Авыруына күрә дәвасы
Тик инсульт соңгы хөкем дигән сүз түгел әле. Иң мө-һиме паникага бирелергә кирәкми. Үзәктә иң өметсез пациентларны да аякка бастыру очраклары күп булган. Биредәге югары квалификацияле табиблар һәр авыру тарихын җентекләп өйрәнәләр, диагноз куюда, дәвалауда бәхәсле очраклар булса, алар республика клиник дәваханәсе белгечләре белән видеоэлемтәгә чыгалар. Операция таләп ителсә, Тәтеш шәһәреннән нейрохирург чакыртыла.
Дәваханә базасында беренчел дәвалану курсын үтү, реабилитацияләү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Соңгысын авырулар республиканың төрле медицина үзәкләренә һәм санаторийларына да барып түләүсез үтә алалар. Мо-ның өчен быел Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы аша 24  юллама бирелде. Авыру аннан кайткач та дә-валанудан туктамый. Инсульт тагын кабатланмасын өчен ул участок табибы күзәтүе астында даими тикшерелеп тора. Табиб әйткән режим белән даруларны эчә.
Инсульттан саклану өчен майлы, кыздырылган ризыклардан тыелырга, күб-рәк витаминнарга бай азык ашарга киңәш ителә. Андыйларга әфлисун, мандарин, җир җиләге, кишер, кәбестә, помидор, татлы борыч һәм укроп керә. Үз-үзеңне стресслардан саклау, сәламәт яшәү рәвеше алып бару да инсультны читләтеп үтәргә ярдәм итәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International