“Бүтән кабатланмасын” дип дога кыла Һава апа

2014 елның 7 ноябре, җомга
Шәһәрдә яшәүче Һава Җәләлова сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен күз яшьләрсез хәтергә дә алмый. Күп еллар узса да, 1931 елның 14нче июль иртәсе бер дә күз алдыннан китми.
Озын буйлы таныш түгел абыйлар көтмәгәндә килеп керделәр дә, әтисен – Куҗак авылының зыялы мулласын алып чыгып китте-ләр. Өйнең бер почмагында дүрт баласын кочаклап елап торган әнисенең ай-ваена да карамадылар алар.
Беркүпме вакыттан соң аларны да Тәтешкә – репрессияләнүчеләр өчен махсус җирлеккә илттеләр. Биредә совет властенең сәяси корбаннарын җыя-лар. Алар палаткаларда, ярымач, ялангач яшиләр. Һаваның әнисенә, балаларына  пароходка утырырга куштылар. Шунда әнисе бер ир-атта ире Шакирҗанның чалымнарын күреп алды. Ул бит ул! Бу минутларда яшь хатыннан һәм дүрт сабыйдан да бәхетле кешеләр булмагандыр! Һа-ва әтисен кысып-кысып кочаклады.
-Әни мәрхүмә: әтиеңне күргәч бар нужаларым онытылды. Ә бит күп гаи-ләләр бергә була алмадылар, балалары ятим үсте, дип сөйли торган иде, - ди ул.
Биредә озак яшәргә насыйп булмады, репрессия-ләнүчеләрнең күпчелеген Магнитогорск шәһәре янындагы поселениегә алып килделәр. Ике елдан күбрәк вакыт салкын, юнь-ләп ягылмаган баракларда, җәен палаткаларда яшәгәннән соң, авыл халкы коткара аларны. Куҗаклылар Шакирҗан мулланы кире кайтару өчен имза җыялар. Ниһаять, 1933 ел-ның язында аларга туган авылга кайту насыйп була. Бу хәлгә авыл халкының күпчелеге шатланса да, араларында “кулаклар кайтты” дип кырын караучылары да була. Гаиләнең үз өен башкалар биләгәнлектән, Шакирҗаннар гаиләсе мәрхәмәтле авылдашларында йорттан-йортка йөреп, соңыннан бушап калган  кечкенә генә агач өйдә төпләнәләр.
Репрессия Һава апаның бәхетле балачагын гына түгел, яшүсмер елларын да, әти-әнисенең сәламәт-леген дә “урлый”. Шакирҗан абый сукырая, әнисе урын өстенә егыла. Шулай да кызның газаплары алда була әле – Бөек Ватан сугышы башлана. Ике абыйсы фронтка китә, сеңлесен, ике бертуган энесен карап туендыру Һава җилкәсенә төшә. Таң белән колхоз эшенә – урак урырга, көлтә бәйләргә китә, кайткач гаиләгә юк азыкны бар итеп ашарга пешерә, ярый әле кәҗәләре була, ач гаилә аның сөте белән тукланып тора.
Сугыштан бер абыйсы исән-имин кайткач кына тормыш җайлана. Гомер буе белемгә омтылган Шакирҗан абый кызын да укытучыга укыта. Буада интернат-мәктәптә укытканда ул үзе кебек “кулак баласы” Гали белән тормыш кора, бер-бер артлы балалары туа. Бүгенге көндә алар бә-хетле картлык кичерәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International