Чишмәләр гомерен озайталар

2014 елның 7 ноябре, җомга
Бу ел Яңа Чәчкап авылы халкы өчен чишмәләр ачу елы булды. Беренчесен җәй айларында тезекләндерделәр, әле күптән түгел зур бәйрәм ясап икенчесен куллануга тапшырдылар.
- Мәктәп урамын икегә бү-леп агучы Үзәк елга буендагы чишмәнең торышы күптән йөрәкне өзгәли иде инде. Укытучылар да, авыл аксакаллары да аны күп-тән яңартырга тәкъдим иттеләр. Моннан 38 ел элек мәрхүм булган әти Үзәк чишмәне бик карап, кадерләп торган. Шуңа да ке-ше күбрәк миңа мөрәҗә-гать итте. Шунысы уңайлы, безнең урамда бар да бер тирә яшьтәгеләр яши. Уй-фикерләр гел килешә. Җы-елып, чишмәне торгызырга булдык – дип  сөйләде Ирек Тимергалиев эшнең кайдан башлануы турында.  
Тешләрне өшетерлек салкын, чиста сулы чишмәнең ел исәбен авылның иң карт кешеләре хәтерләми инде. Иске таш боҗралар җиргә сеңеп беткән. Халыкка, бигрәк тә өлкәннәргә су алырга җайлы булсын өчен чишмәне чистартып кына калмыйча, урам уртасына торба суздылар. Аңа ике яклап та килеп булырлык итеп ясадылар. Тирәсен җыйнак кына тотып, эскәмияләр, яңа чиләкләр урнаштырдылар.
Боларның барысын да башкарып чыгу өчен акчаны, кем әйтмешли, ил белән җыйдылар. Авыл халкы кем күпме хәленнән килә – шулкадәр китерде, читтәге якташларның да ярдәме бик тиде. Күмәк эштә Зөфәр Хисамиев, Рафаэль Хисамов, Марат Хисамов, Фәнис Саттаровларның исемнәрен атамый мөмкин түгел. Иң авыр хезмәт алар җилкәсенә төште.
Ә чишмә ачу көне авыл бәйрәменә әверелде. Изге гамәлнең дәвамлы булуын теләп, корбан чалып, Коръән багышладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International