Эбола чикне узмасын моның өчен нәрсә эшләнә?

2014 елның 7 ноябре, җомга
Бөтен дөньяны шаулаткан Эбола чире Африка илләреннән килеп Россиянең Пенза шәһәрендә укучы студентта шикләнелә, дигән хәбәр узды массакүләм мәгълүмат чараларында. Ул белем алучы педагогия институты карантинга ябылган, ә укучылары медицина күзәтүе астына алынган.
Эбола Россия территория-сенә үтеп керә алмаячак, аэропортларда әлеге вирус йөртүче кешеләрне ачыклаучы экспресс-системалар урнаштырылган, дип тынычландыра килделәр, югыйсә. “За сбережения народа” хәрәкәте рәистәше, Россия фәннәр академиясе академигы Сергей Колесников белдерүенчә, безнең илдә аэропортларда югары температуралы пассажирларны “танучы” термодатчиклар куелган. Һәрбер вируслы чир, шул исәптән Эбола да тән температурасы кискен күтәрелүдән башлана. Лә-кин әлеге чирнең инкубация чорында билгеләре сизелмәү аны аппарат ярдәмендә белеп алуны катлауландыра. Шул вакытта Эбола вирусы йөртүче башкалар сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра ин-де. Хәтта кан экспресс анализын алу да ярдәм итмәя-чәк – нәтиҗә күренмәячәк.
Ләкин Эбола кешелеккә авыру характерындагы беренче һөҗүм түгел, без типик булмаган үпкә ялкынсынуын да, дуңгыз, кош гриппларын да кичердек. Россиядә аларны йоктыручылар башка илләргә караганда аз булды. Бу санэпидемиология хезмәтчелегенең уяулыгы рәхмә-тендә дә. Икенче яктан, оптимистлык өстәүче тагын бер фактор бар: бездә Эбола вирусына каршы сыворотка сиксәненче елларда ук уйлап табылган. Сәламәтлек саклау министрлыгы да аңа каршы вакцинаны якын арада сынап карарга уйлый.
Эболаның билгеләре
Баштан: температура кискен күтәрелә, чиктән тыш хәлсезлек биләп ала, буыннар, баш, тамак авырта башлый.
Соңрак: укшыта, каты эч китә, тәнгә әйберләр чыга, борыннан, камашлардан, эчәклекләрдән кан килә, эчке кан китүләр була, бө-ер һәм бавыр эшчәнлеге бозыла.
Роспотребнадзор башлыгы, илнең баш санитар табибы Анна Попова россиялеләргә чит илләргә ял итәргә, кунакка барудан тыелып торырга киңәш бирде. Кисәтү Эбола һәм башка йогышлы чирләр-дән саклану йөзеннән бәян ителде.
Мәгълүматлар “АиФ” газетасыннан алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International