Кунакта – наркоконтроль хезмәткәре

2014 елның 7 ноябре, җомга
Районда “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында төрле чаралар уздыру дәвам итә.
Чираттагысы – шәһәрнең 5 номерлы мәктәбендә һәм 2 номерлы лицеенда узды. Бу көнне ике уку йорты укучылары да наркоконтроль хезмәтчелегенең Яшел Үзән районара бүлеге өлкән опервәкиле Светлана Крылова белән очраштылар. Опервәкил өлкән сыйныф укучыларына “кәефләндергеч” һәм аларга булган бәйлелек турында сөйләде. Шулай ук ул наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә кабул ителгән законнар, мондый төр җинаятьләрдән саклану чараларын да әйтеп узды. Соңыннан кызлар, егетләр Светлана Крыловага үзләрен кызыксындырган сорауларын да  бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International