Мәк чәчәк кенә түгел

2014 елның 7 ноябре, җомга
24 яшьлек Р. сараенда мәк саклаган өчен суд каршына басты.
Р. шәһәрдәге бер йорт бакчасында кыргый үсүче мәк-ләрне күрә. Кичен ул “уңыш”ны җыеп алып китә. Өендә аны ваклый, бер өлешен кайната һәм куллана, калган мәк саламын сарайдагы шкафка яшереп куя. Ләкин озакка түгел. Полицейскийлар аны эзләп табалар.
Судта Р. тулысынча үз гаебен таныды. Ул ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International