Шушы көннәрдә Татарстанда товар җитештерүчеләр өчен махсус электрон каталог эшли башлады. Әлеге порталның максаты - республикада җитештерелгән продукцияне популярлаштыру. Шул ук вакытта бу сайт кулланучылар мәнфәгатен дә кайгырта.
Татарстанда җитештерелә торган продукция өчен махсус онлайн-каталог әзерләү юкка түгел. Хәзерге вакытта чит ил продукциясен үзебезнеке белән алыштыру юнәлешендә эш бара. Икътисад базарында үз урынын табу өчен Татарстан җитештерүчеләре, беренче чиратта, көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш. Әлеге сайт нәкъ менә шушы максатны күздә тотып эшләнгән дә инде.
- Республиканың теләсә кайсы җитештерүчесе бу онлайн-каталогка кереп, үз товары турында мәгълүмат калдыра ала. Шул рәвешле, сатып алучыга әлеге продукция һәм аның үзенчәлекләре белән танышу мөмкинлеге туа. Онлайн-каталог Татарстанда җитештерелә торган продукция белән Россиянең башка төбәкләрен дә таныштыра, - ди Татарстан Икътисад министрлыгының инвестицион һәм инновацион эшчәнлек идарәсе җитәкчесе Борис Михайлов.
Татарстанның дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы җитәкчесе Яков Геллер сүзләренә караганда, сайт 1 ноябрьдә тулы көченә эшли башлаган. Хәзерге вакытта 25 предприятие әлеге каталогка үз продукциясе турында мәгълүмат урнаштыру теләге белән мөрәҗәгать иткән. Тиздән биредә Татарстанның барлык товар җитештерүчеләре дә теркәлер, дип көтелә.
- Әлеге онлайн-каталог шәхси эшмәкәрләр арасында аеруча зур кызыксыну уятты. Аларның саны тагын да артыр дип көтәбез, - дип белдерде Яков Геллер.
Әлеге каталогның үзенчәлекләренә килгәндә, алар берничә. Беренчедән, биредә товар турындагы мәгълүмат 10 урынлы код ярдәмендә урнаштырыла. Бу исә продукция исемен дөрес билгеләргә ярдәм итә (моңа кадәр Россиядә товар исеме алты урынлы код буенча гына билгеләнә иде). Икенчедән, каталогка урнаштырылган мәгълүматларның барысы да рәсми формада. Ник дигәндә, аларны бары тик продукция җитештерүченең электрон имзасы ярдәмендә генә кертергә мөмкин булачак. Онлайн-каталог Татарстандагы продукция базарын, андагы бәяләрне анализларга һәм тиешле чаралар күрергә ярдәм итәчәк.
Источник: http://intertat.ru