31нче октябрь көнне Аксу авыл китапханәсендә балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәргә 65 яшь тулу уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән “Р.Бәшәр-балалар язучысы” темасы астында әдәби кичә үткәрелде.
.png)
Кичәдә укучыларның сыйныф җитәкчеләре һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Р.Ф. катнашты. Китапханәче Нургалиева Ф.Җ. кичәне язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырудан башлады.
(60).png)
Аннан соң укучылар белән төрле биремнәр башкарылды: викторина, тест сорауларына җаваплар эзләнде, шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле сөйләү буенча бәйге үткәрелде.
(42).png)