“Права” алуда үзгәрешләр

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Хәзер автомәктәпләрне тәмамлаучылар имтиханны яңартылган тәртиптә тапшырачаклар. Моннан тыш, аларга йөртүче таныклыгын бирүдә дә шактый үзгәрешләр кертелде. Белгечләр фикеренчә, мондый төгәллекләр кертү автомәктәпләрдәге уку сыйфатын яхшыртачак.
“Права”лы буласың килсә...
Әлеге яңалыклар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 24 октябрен-дәге 1097 номерлы карары нигезендә гамәлгә ашырыла. Яңа кагыйдәләр берникадәр тыюлар алып килсә дә, кайбер мәсьәләләрне, киресенчә, “йомшартты” гына. Мәсәлән, курсант транспорт чарасын йөртү хокукын алу өчен дүрт ай укыгач, элеккечә, имтиханны теркәлү адресы буенча гына түгел, ә Россия Федерациясенең теләсә нинди шәһәрендәге ЮХИДИ бү-лекчәсенә барып бирә ала. Ә менә безнең илдә вакытлыча яшәүчеләр, ягъни мигрантлар таныклыкны вакытлыча “прописка”лары буенча гына ала алалар. “Права”ның срогы чыккач, аны шул ук тәр-типтә алыштырып була. Медицина тикшерүенең гамәлдә булу срогы кыскарды – 3 елдан 2 елга калды. Бу нигездә йөртүче таныклыгын югалтучыларга кагыла. Андыйлар бу вакыт үткәннән соң, яңа “права” алу өчен кабат медицина тикшерүе узарга тиеш-ләр.
Яңа кагыйдә буенча автомат трансмиссияле автомобильгә идарә итәргә укучының бу хакта “права”сында языла. Ул механик “коробкалы” транспорт белән идарә итә алмый. Бу очракта ул ЮХИДИ инспекторлары каршында йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утыручы булып санала. Моның өчен Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.7 маддәсенең 1 бүлеге нигезендә 5тән 15 мең сумга кадәр штраф каралган. Ә менә “механика”га укучыларга ике төр трансмиссияле автомобильне дә йөр-тергә ярый.
Имтиханга әти-әни белән
Имтиханнарны “2”легә бирүчеләргә дә закон катгыйланды – аны кабат тапшыру өчен 3 атна рәттән килә алалар, аннары мондый шанс айга бер генә бирелә. Ә менә “М” категориясенә 14, “А”, “В”га – 16 яшьтән укып куючы яшь курсантлар имтиханга әти-әниләре, опекуннары бе-лән килергә тиешләр. Өл-кәннәр теге яки бу сәбәп-ләр аркасында килә алмыйлар икән, алардан рөх-сәт кәгазе кирәк булачак. Балигъ булмаган әлеге таләпне үтәмәсә, имтиханга кертелми.
Әлфинур ЙОСЫПОВА.
Автор фотосы.
Илдар ГЫЙМАЛЕТДИНОВ, район ЮХИДИ бү-лекчәсенең имтихан алу-теркәү бүлекчәсе начальнигы:
- Соңгы елларда барлык автомәктәпләргә вакыты чикләнмәгән лицензия бирелде. Аларның хәтта уку сыйныфлары, автодромнары барлыгы-юклыгы да тикшерелмәде. Озакламый мондый “контрольсезлек” тискәре нәтиҗә бирә башлады. Агымдагы ел-ның 11 августыннан андый лицензияләрне бирүне туктаттылар. Россия Федерациясенең Баш ЮХИДИ идарәсе Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә эшләгән яңа прог-рамма нигезендә хәзер һәр автомәктәпнең уку базасы һәм автодромы булырга тиеш. Соңгысын барлык таләпләргә туры китереп ясау бик кыйммәткә төшә. Шуңа да бездә чын автодромнар юк, бары каты өс-лекле ябык мәйданчыклар гына. Ул районның дүрт ав-томәктәбендә дә бар. Аларны тәмамлаучыларның имтихан бирү дәрәҗә-сен яхшы дип бәялим. Бы-ел юл йөрү кагыйдәләре буенча имтиханны беренче тапкырдан курсантларның  76,5, йөртү буенча – 56,2 проценты тапшырды.
Республиканың ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов белдерүенчә, Татарстанда ай саен йөртү стажы 3 елга кадәр булган автомобильчеләр катнашында 30 га якын юл-транспорт һәлакәте теркәлә. Ул моның сәбәбен автомәктәпләрдә йөртергә өйрәтү эшен ахыргача башкарылмавыннан күрә. Курсантлар иң күп дигәндә 500-600 километр йөри, алга киткән илләр тәҗрибәсе автомобильдә идарә итү күнекмәләрен тулысынча үз-ләштерү өчен кимендә  50 мең чакрым юл узарга кирәклеген дәлилли. Аның фикеренчә, бездә йөртү буенча имтиханны беренче тапкырдан дүрттән бер кеше генә бирә ала. Бу – “пешмәгән”, үзенең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куючы йөртүчене юлга чыгарып җибәрү дигән сүз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International