“Кыш бабайга открытка”

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Ел саен Россия почтасы “Кыш бабай котлавы”  проектын гамәлгә ашыра. Быел котлау белән хатны һәм бү-ләкне түләүсез алу мөмкинлегеннән Татарстанда яшәү-челәр дә файдалана алачак. Моның өчен 10 декабрьгә кадәр узучы “Кыш бабайга открытка” конкурсында катнашу җитә. Аның шартлары гади – теләсә кайсы элемтә бүлекчәсендә “Кыш Бабай котлавы” хезмәт күрсәтүенә заказ бирергә, Кыш бабайны туган көне белән (18 ноябрьдә билгеләп үтелә) котлау өчен үз кулың белән от-крытка ясарга, аны 13 санлы номерлы заказ квитанциясе күчермәсе белән бергә конвертка салып, 10 декабрьгә кадәр 420111, Казан шәһәре, Рәхмәтуллин урамы, 3 йорт, 210 кабинет адресы буенча җибәрергә кирәк. Контакт өчен телефон номерыгызны күрсәтергә һәм кон-верт тышына тулы адресыгызны язарга онытмагыз. Иң оригиналь һәм креатив открытка авторына “Кыш бабай котлавы” хезмәт күрсәтүе өчен чыгымнар кире кайтарылачак һәм “Татарстан почтасы”ннан бүләкләр бире-ләчәк. Эшләре 1-3 урыннарга бәяләнүчеләр өчен Казан шәһәренең Почта музеена экскурсия оештырылачак, анда тантаналы шартларда призлар һәм Дипломнар тапшырылачак. Конкурс турында тулырак мәгълү-матны www. tatpochta.ru сайтында алырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International