Шәһәр һәм авыл элемтә бүлекләрендә газета журналларга язылу дәвам итә. Халык бигрәк тә татарча басмаларга өстенлек бирә. “Байрак” район газетасына язылучылар күп.
Элемтә бүлекчәсендә “районка”ны яздыру мәшәкатьләре белән йөргәндә пенсионер Сания апа Гобәйдуллина болай диде:
-Мин гомерем буе “Байрак”ка язылдым. Район хәбәрләрен белеп барасым килә. Миңа бигрәк тә район вакыйгаларын, “суд залыннан”, “01, 02, 03 хәбәр итә”рубрикаларындагы язмаларны уку ошый. Районнның юбилярларын, алтын куллы хезмәткәрләре турындагыларын да кызыксынып укыйм, - диде ул.

