Тагын карабодай турында

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Бу ни бу? Инде ничәнче тапкыр бәяләр артуны иң беренче булып карабодай “сизә”. Кибет киштәләреннән югалып тора да, бәясе берничә мәртәбә артып, яңадан пәйда була. Әнә, кичә генә килограммы 25 сум торган ярма өчен бүген 95 сум сорыйлар.
Карабодай ипи түгел, дисә-ләр дә, запассыз калган сатып алучы бүген аптырашта. Шул бәягә сатып алыргамы, әллә көтәргә-ме? Белгечләр аңлатмасына күз салыйк. Татарс-тан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми мәгълүматларында карабодай ярмасына бернинди дефицит кү-зәтелмәве әйтелә. Республикада быелгы сезонда бу төр ярма белән тәэмин итәрлек запас тупланган. Ул 17000 тонна әзерлән-гән. Бер кешегә елына уртача 3,5 килограмм карабодай кирәк дип, исәплә-гәндә дә 4 тоннасы артып кала. Республикада нәкъ шундый норма гамәлдә. Аның 1 килограммының бәясе 28 сум торуы, ярминкәләрдә дә шуннан артмавы күрсәтелә.
Рубль тотрыксызлануның да моңа йогынтысы юк. Бә-яләрнең кискен күтәрелүе бары тик товар белән тәэмин итүчеләр һәм ваклап сатучыларның хокуксыз эш итүләре аркасында килеп чыккан, дигән шик белдерә белгечләр. Исегездә булса, 2010 елда карабодайны җибәрү бәясеннән берничә тапкыр арттырган эре ритейлерлар зур штрафларга тартылганнар иде.
РФ вице-премьеры Виктор Зубков узган атнада монополиягә каршы көрәш федераль хезмәтчелегенә карабодайга бәя үсү динамикасын контрольгә алырга кушты. “Җитештерүчедән алып, чылбыр буенча бәя-ләр үсешен карагыз, кибет киштәләрендә реаль бәя-ләрдә ул күпме торачак? Килограммы 25 сум булса әйбәт, бәя өстенә бәя өс-тәлсә, бу башбаштаклык. Бәяләр төшәргә тиеш“,- диде ул.
Тик массакүләм мәгълү-мат чаралары һәм интернет челтәре мәгълүматларыннан күренгәнчә, быел иске бәягә әйләнеп кайту мөмкин булмас төсле. Белгечләр карабодайның 50 сумнан да арзанрак тормаячагын фаразлыйлар. Россиядә әлеге төр ярманың 45 процентын җитештерүче Алтай краенда быел уңышны тулысынча җыеп ала алмаганнар. Башта тоташ яуган яңгырлар, аннан кар яту сәбәпле, аның күп өлеше җирдә калган. Шулай да күпләп запас җы-ярга ашыкмагыз әле. Карабодай үзебездә үсә бит. Быел булмаса, киләсе ел-да зур уңыш җыеп, бәяләр түбәнәергә дә мөмкин
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International