Спорт – исәнлеккә беренче адым

2014 елның 5 декабре, җомга
- Яшьләр спорт белән күбрәк шөгыльләнсен иде, шул турыда языгыз әле,- дип килеп керде редакциягә Иңгел абый Фәткуллин. 76 яшьлек спорт ветеранының үзенең бу өлкәдә ирешкәннәренә дә, җир җимертеп эшләгәннәренә дә таң калырлык.







Буйдамы соң эш?!

Татар Буасы авылында ту-ып үсә ул. 11 яшеннән колхозда эшли башлый. Ат та, үгез дә җигә. Буе кечкенә булуына да исе китми, суканы беләгенә элеп йөри. Әтиләре сугыш кырында ятып кала, әниләренә ал-ты бала – Иңгел иң кечке-нәсе. Абыйсы белән икесенә бер кием, камыш сумка белән булса да, 4 сыйныфны авылда, 7 сыйныфны Буаның М. Вахитов исемендәге мәктәбендә тә-мамлый. Анда физкультура укытучы Сәхап Курамшин спортка мәхәббәт уя-та. Кулларының көче ташып торган малай турникта ниләр генә майтармый, борысларда оста шөгыль-ләнә. Дуслары белән бергә турникны капка төбендә дә әмәлләп куялар, тимер ломның бер башын коймага, икенчесен урманнан алып төшкән баганага беркетәләр.

- Төнге сменадан арып кайткан абый, бала-чаганың чыр-чуына ачуы килеп, багананы утынга турый гына, аның урынына икенчесен алып кайтабыз,- дип искә ала ул.

Иңгел гармунда да оста уйный. Барлык яшьтәшләрен солдат хезмәтенә озатып бетерә. Тик менә үзен генә алырлармы – буе да кечкенә, җитмәсә, операция дә ясыйлар. Хыялы тормышка аша тагын. 1957 ел-ның көзендә армия сафларына юл ала. Якында, Марий иле якларында гына хезмәт итәчәкбез, дип, Казан военкоматында үз частьләреннән аерылып калган берничә егетне язмыш Төрекмәнстанның Марий өлкәсенә, Ялатань шәһә-ренә илтә. Физик яктан көчле егетнең спорттагы бар таланты нәкъ шунда ачыла да инде. Гимнастика, акробатика, турникта спорт комплексы буенча нормативларны икенче разрядка үти, атуда бары “унлыга” гына тидерә. 32 килограммлы патрон әрҗә-сен җилкәсенә салып 364 мәртәбә “приседание” ясый һәм гарнизон рекорды куя. Инспектор тикше-рүендә беренче урын алып, “Хәрби хезмәт отличнигы” исеменә лаек бу-ла, өч еллык сержант курсларын экстерн рәвештә өч айда тәмамлый.
Ә менә штанга күтәрүе ае-рым тема. Беренче мәртә-бә штанганы аңа спорт полкы начальнигы, капитан Лысянский тоттыра. Үзе 54 килограммлы Иңгел 97,5 килограмм авырлыкны алып, Марий өлкәсендә беренче урын яулый, икенче разрядка ирешә. Ашхабад җыелма командасы составында чыгыш ясаганда Кытай делегациясе бе-лән очраша. Шунда Иңгел үлчәү авырлыгында чыгыш ясаучы дөнья рекордсмены Чин Зин Кай әлеге бәйгедә өченче булган егеткә гүя канатлар куя.

- Шундый спортчы синнән була дигәч ташлыйсым килмәде, 12 ел штанга кү-тәрдем,- ди Иңгел абый. Ригада штанга күтәрү буенча өч төрлелек ярышларында 272,5 килограмм белән өченче урын ала. Спорт остасы булу өчен 305 килограммга җиткерергә һәм моны биш тапкыр үтәргә кирәк. Алгарак китеп әйтәм, монысына инде ул армиядән кайткач 1968 елда, Курскта узган Россия беренчелегендә ирешә. Егетне армиядән бер дә җибәрәселәре килми. Ризалашып, тагын бер елга кала да әле. Әмма авылда өйләренең искерүе, әнисенең кайтырга үгетләве аны бу якларда тотып тора алмый инде...

Паспорт кирәклеге ил буйлап йөртте

Солдатта чагында газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы, кранчы һө-нәрләре алган егеткә авылда эш юк. Читкә китәр өчен паспорт кирәк, ә анысын бирмиләр, заманасы шундый. Авырлыктан курыкмый Иңгел, вагон бушата. Әхмәт электромеханика заводына эшкә керә. Җәй көннәрендә велосипедта йөри – 17 километр араны 24 минутта үтә. Шөгыльләнергә урын булмаса да, ярышларны ташламый. Район, Татарстан өчен чыгыш ясый. Россия җыелма командасына да чакыралар.

Кыска сроклы паспорт бирүләрен ишеткәч, алты ай-га экспорт такта төяргә Красноярск краена китә. Кранчы Иңгел кранында гына утырып тормый, аска төшеп иптәшләренә дә булыша, планны 4 айда үтәп чыгалар. Аннан Тулада эшли, бер елда 6 бәйгедә катнаша. Әлеге дә баягы шул паспорт дип Владивостокка да юл тота әле. 1,5 ел кран баскычлары буйлап йөгереп йөри. Анда калырга да кыстыйлар. Ризалашмый. Ә менә пас-портны ничек итсә итә – ала. Кайткач “МСО”га эшкә керә. 7 ел монтажчы булып хезмәт куя, районның барлык хуҗалыкларында сыер абзарлары төзиләр.

Үлемнән калды

Ә алда аны зур сынаулар көткән икән. Кирпеч заводында эшләгәндә конвейер кабынып китеп биеклектән егылып төшә, баш сөяге ватыла. Табиблар ул ялганмаячак, диләр. Сигез көннән соң аңына килгән Иңгелнең бәхетенә Хәй-руллин фамилияле профессор туры килә. Үзе генә белгән юллар белән дәвалый, сөяк ялгана. Ә менә чын-чынлап аягына басканчы ун ел вакыт уза. Көч китермичә генә спорт бе-лән шөгыльләнә башлый. Ә актив спортта үткән көн-нәрен төшләрендә күреп уяна.
- Үз үземә табиб булдым. Дару эчмәдем, үләннәр белән генә дәваландым. Моны бүген дә дәвам итәм. Сезгә дә шулай эшләргә киңәш бирәм,- ди ул.
Терелгәч клуб мөдире булып эшли, балалар белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Хәер, кулы эш белгән ир кайчан да тик тормый, авылда беренче булып таш йорт җиткезә, тимер капка ясый, җылылык торбалары суза. Татар Буасында аның хезмәте тимә-гән йорт сирәктер. Шөкер, гаиләсеннән дә уңды. Мәр-хүмә хатыны Саимә белән 44 ел тату гомер кичереп, ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Бүген ул Буада туганы белән бергә яши. Туган йортын ышанычлы транспорты велосипед белән көн саен диярлек урап кайта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International