Авыл хуҗалыгы ярминкәләре: күпме акча янга кала?

2014 елның 9 декабре, сишәмбе

Карабодай, йомырка һәм Лаеш балыгы... Узган атна азагында башкалабызның “Казан” агросәнәгать паркында үткән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә иң популяр азык-төлек әнә шулар булгандыр, мөгаен. Чарада халык бик күп иде. 3 дистә йомырка сатып алу өчен генә дә яртышар сәгать (!) чиратта торырга туры килде, хәтта.


Шимбә көне җитте исә, Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә уза торган ярминкәләргә ашыга. Максатлары – шәһәр халкын файдалы һәм чиста азык-төлек белән тәэмин итү. Билгеле булганча, биредә товар бәяләре дә кибетнеке белән чагыштырганда шактый түбән...

Шәһәр халкын туендырам дип...

Кыш якынлашкан саен, авылдан калага килеп ачык һавада сату итү шактый авырлаша. Кайберәүләргә товарларын сатып бетерү өчен 4-5 сәгать салкында басып торырга туры килә. Мәсәлән, узган атнада үткән ярминкәләрне генә алыйк. Мин иртүк урамга чыкканда, һава температурасы -23 градус иде. Ярминкәгә барып җитеп, 10 минут вакыт узуга аякларым шыкраеп катты, тәнемә салкын керә башлады.

- Иии, кызым, өшеп беткәнсең бит. Моның ише җиргә җылы итеп киенеп йөрергә кирәк. Шәһәрдә яшәвең әллә каян күренеп тора. Менә миннән үрнәк ал, - диде миңа ярма белән сату итүче абый.


молоко


Һәм минем җавап бирүемне дә көтеп тормастан, салкыннан саклану “серләре” турында бәян итә башлады. Аннары үзенең моң-зарлары белән дә уртаклашты.

- Әлеге ярминкәгә ике атнага бер киләбез. Башта җиңел иде, тик көннәр суыткач, сату-алу эше белән шөгыльләнү авырлашты. Без бүген авылдан иртәнге 04.00 дә чыгып киттек. Урамда -29 иде... Авыл кешесенең тормышы шулай авыр инде ул, кызым. Төш вакыты җиткәндә йокыдан торып, кыйммәтле машиналарына утырып, ярминкәгә килүче шәһәр халкын туендыру өчен әллә нинди корбаннарга барырга туры килә. “Шәһәрләр” исә без сата торган азык-төлектән гаеп эзләп, сайланып маташкан була бит әле, - дип зарланды авыл агае. Журналист икәнемне белгәч исә, исем-фамилиясен һәм кайдан килгәнлеген күрсәтмәвемне үтенде.

Йомыркага чират - су буе

Мин исә ашыга-ашыга “Казан” агросәнәгать паркының җылы бинасына атладым. Биредә рәхәт, җылы. Матур итеп чыршы да бизәп куйганнар... Тик менә аның матурлыгына бары тик мин генә хозурланып басып тордым, ахрысы. Башкалар исә юнь бәядән азык-төлек сатып алырга ашыкты. Мин чыршыдан аерылып, ярминкәне күзәтә башладым. Сул ягымда гына шактый озын чират бар икән. Шулкадәр нәрсә саталар икән дип, чиратта торучы әби-апалар ягына атладым.


- Йомыркага чират торабыз. Биредә аның 3 дистәсен 40-50 сумнан саталар. Ә кибетләрдә исә бер дистәсе 50-60 сум, кыйммәтлерәк кибетләрдә 90 сумга кадәр күтәрергә дә читенсенмиләр. Әйдә, син дә чиратка бас. Очсыз бәягә йомырканы башка бер җирдә дә таба алмаячаксың. Бирегә иртә килүең яхшы булган, менә күрерсең, ике сәгатьтән биредә йомырка калмаячак, - дип сөйләделәр миңа чиратта торучы апалар.

30-45 минут узгач шул апаларның берсе тагын каршыма очрады.

- Чиратымны көчкә көтеп җиткердем. Яңа шуннан киләм, - диде ул мине танып.


яйца


Карабодай күзәтү астында

Шулай да, биредәге иң үтемле товар - карабодай булгандыр, мөгаен. Аны адым саен саталар. Бәяләрне исә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре контрольдә тота. Бу юлы бирегә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов килгән иде.

- Ярминкәләрдә карабодайның бер килограммы – 40 сум. Бу - министрлык тарафыннан куелган бәя һәм аны арттырырга ярамый. Тагын шуны ассызыклыйсы килә – Татарстанда карабодай күп һәм барча кешегә дә җитәчәк, - дип сөйләде Николай Титов, читтәрәк торучы арбадагы капчыкларга төртеп күрсәтеп. Чыннан да, арбада “карабодай” дип язылган бер өем капчык тезелешеп ята иде.


гречка


Шул арада әлеге карабодай сату ноктасына урта яшьләрдәге бер ир йөгереп килде һәм бирегә җыелган халыкны этә-төртә сатучыга бер уч акча сузды. Бактың исә, ул Казандагы ярминкәгә карабодай алу өчен Апасның үзеннән үк (!) килгән икән.

- Апас кибетләрендә карабодай табып булмый. Шуңа күрә бирегә килергә булдык та инде. Монда бәясе дә шактый арзан икән. 10 килограмм алып китәм әле менә, - дип сөйләнде ул букчасын тутыра-тутыра.


рыба


Биредә башка товарларга әллә ни зур ихтыяҗ юк иде кебек. Хәер, Лаеш балыклары да казанлылар арасында шактый популяр икән.

- Болар балыкларын Камадан үзләре тотып, бирегә алып килеп саталар. Мин монда балык алу өчен ике атнага бер киләм. Чыннан да, тәмле. Бәяләре дә әллә ни кыйммәт түгел. Судак, алабуга балыгын алсагыз, үкенмәссез, - дип уртаклашты чиратта торучы бер апа.

Ярминкәдә сату итү табыш китерәме?

Дөресен генә әйткәндә, мине башка сорау кызыксындырды. Ярминкәгә килеп сату итү авыл хезмәтчәннәренә, фермерларга һәм эре агросәнәгать предприятиеләренә табыш китерәме икән? Билгеле булганча, биредә бәяләр базарныкы белән чагыштырганда күпкә арзанрак. Бу турыда мин Апас районының Каратун икмәк кабул итү пункты генераль директоры Александр Гороховтан сораштым.

- Он сатудан кергән табыш әллә ни зур түгел, рентабельлеге нибары 5 процент тәшкил итә. Ә комбикормныкы – якынча 10 процент. Ягулыкка киткән чыгымнарны исә субсидияләр ярдәмендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каплый. Өстәвенә, сәүдә урыннары өчен дә акча түлисе түгел, - дип сөйләде безгә җитәкче.


мука


Биредә онның бер килограммы – 15, ә комбикормныкы – 11 сум тора. Шунысы да бар, шәһәр җирендә комбикормны күпләп алучылар сирәк.Ә менә онны шактый алганнар - иртәнге 9лар тирәсендә аны 10 капчык сатканнар иде инде. 200 капчык көрпәне дә сатып алучы табылган.

- Кагыйдә буларак, комбикормны кош асраучылар һәм шәхси хуҗалык белән яшәүче шәһәр халкы ала, - дип сөйләде безгә Александр Горохов.

Урамда 20 градус салкын булуга карамастан, ярминкәгә баруымнан мин шактый канәгать калдым. Ике килограмм карабодай (80 сум), бәлеш пешерү өчен Кукмара табасы (250 сум) һәм бер дистә йомырканы (41 сум) култык астына кыстырып кайтыр якка атладым. Биредә йомырка һәм карабодай сатып алып, якынча 200 сум акчаны янга калдыруыма мин чиксез шат идем...

P.S. Әгәр дә әлеге азык-төлекне кибеттән алсам, 121 сум түгел, ә 210 сум акча сарыф итәргә туры килгән булыр иде...


Источник: http://intertat.ru

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International