Путин юлламасыннан соң Татарстан бизнесын нәрсә көтә?

2014 елның 9 декабре, сишәмбе

Киләсе елдан Татарстанда эшмәкәрлек тармагы өр-яңа темплар белән үсә башларга мөмкин. Салым күләмен билгеле бер дәрәҗәдә тоту һәм “күзәтчелек каникуллары” игълан итү бизнес вәкилләренә чын мәгънәсендә “зур бүләк” булачак, дип ассызыклый белгечләр.


Узган атна ахырында Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына чираттагы мөрәҗәгать белән чыкты. Билгеле булганча, эшкуарлар әлеге чыгышны аеруча түземсезләнеп көтте. Ник дигәндә, соңгы вакытта илдә икътисади вәзгыять бер дә тотрыклы түгел. Бу исә, беренче чиратта, нәкъ менә кече һәм урта бизнес вәкилләренә авырлык тудыра да инде. Өстәвенә, соңгы вакытта “киләсе елдан малтабарларга салым күләмен арттырырга телиләр”, дигән имеш-мимешләр дә таралган иде...

Владимир Путин исә үзенең чыгышында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләсенә, чыннан да, зур игътибар бирде. Нәтиҗәдә, эшкуарларның өметләре акланды – Президент эшмәкәрләргә каралган салым күләмен дүрт ел дәвамында үзгәртмәскә дигән тәкъдим белән чыкты.

- Кече бизнес вәкилләренә “күзәтчелек каникуллары” игълан итәргә кирәк. Әгәр дә компаниядә өч ел дәвамында хокук бозу очраклары ачыкланмаган икән, киләсе өч елда аңа карата тикшерү эшләренә алып бармаска, - дип ассызыклады Президент.

Әле алай гына да түгел, ил башлыгы сүзләренә караганда, эшмәкәрләргә карата уздырыла торган тикшерүләр барышы һәм аның нәтиҗәләре җәмәгатьчелеккә ачык булырга тиеш.

- Эшкуарларны тулысынча контрольдә тоту принцибыннан читләшергә кирәк. Күзәтүләрне хокук бозылу мөмкинлеге булган очракларда гына уздырырга, - дип дәвам итте сүзен Владимир Путин.

Күзәтчелек органнарына эш кими

Татарстан эшкуарлары исә ил башлыгыннан нәкъ менә шушы сүзләрне ишетергә теләгән иде. Ник дигәндә, бүгенге көндә малтабарларны аеруча борчыган мәсьәләләрнең берсе - контроль органнарының әледән-әле тикшерү белән килүләре һәм хакимият вәкилләренең урынсыз басымы. Моны аңлау өчен саннарга күз салу да җитә.

Мәсәлән, Татарстан прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш буенча закон үтәлеше күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Ренат Латыпов китергән мәгълүматларга караганда, 2013 ел азагында төзелгән план буенча быел республика эшкуарларына карата барлыгы 17,8 меңнән артык тикшерү эше (!) планлаштырылган булган. Прокуратура исә аларның 3 меңен кире каккан. Бу - планлаштырылган тикшерү эшләренең якынча 17 проценты дигән сүз.

- Ветеринария идарәсе тарафыннан билгеләнгән тикшерүләрнең һәр өченчесе кире кагылды. ЮХИДИ идарәсе тарафыннан 984 тикшерү чарасы тәкъдим ителгән булса, соңрак исә аларның һәр бишенчесенең планга законсыз рәвештә кертелгәнлеге ачыкланды, - дип белдерде Ренат Латыпов.

Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкил Тимур Ногъманов сүзләренә караганда исә, 2013 елдагы 28 мең планнан тыш тикшерү эшенең бары тик 193е генә прокуратура белән килештерелгән булган.

- Билгеле булганча, планнан тыш тикшерүләрнең барысы да прокуратура белән килештерелгәннән соң гына уздырылырга тиеш. Әлбәттә, аерым очракларда тикшерүләрне прокуратураны кисәтмичә дә үткәрергә мөмкин. Саннардан күренгәнчә, хәзерге вакытта күзәтчелек органнарының барысы да нәкъ менә шул “аерым очраклар”га таяна, - дип ассызыклады вәкил.

Тотрыклылык кирәк

Тимур Ногъманов сүзләренә караганда, Владимир Путинның эшмәкәрлек турында әйткән сүзләре чын мәгънәсендә зур вакыйга.

- Салым йөкләнешен киметү турында без Татарстанның бизнес вәкилләре белән соңгы вакытта еш фикер алыша идек. Шуңа күрә Президент тарафыннан әйтелгән сүзләр безнең өчен аеруча зур әһәмияткә ия. Ниһаять, эшкуарлар эшчәнлеген салым ягыннан җайга салу өлкәсендә тотрыклылык барлыкка киләчәк. Моңа кадәр үзебезне “дары мичкәсе”ндә итеп сизә идек, - дип ассызыклады Тимур Ногъманов.

Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин сүзләренчә, республика парламенты Россия Президенты мөрәҗәгатенә закон чыгару белән җавап бирергә әзер. Хәзергә әлеге мөрәҗәгатьне тормышка ашыру буенча тиешле программа документларын көтәләр.

- Киләсе дүрт ел эчендә салым системасында кискен үзгәрешләр булмаячагы турында ишетү аеруча мөһим булды. Бу сүзләр бизнес вәкилләрен бераз булса да тынычландыргандыр, дип ышанам, - дип ассызыклады Леонид Якунин.

 

Источник: http://intertat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International