Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Эш бирүчегә мөмкинлекләр һәр инвалид-хезмәткәр өчен – 72690 сум
2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
Инвалидны эшкә алган эш бирүчеләргә аңа хезмәт урынында уңайлыклар булдыру һәм җиһазлар сатып алу өчен чыгымнарны каплауга республика бюджетыннан акча средстволары бүленеп бирелүе турында хәбәр иткән идек инде. Шушы көннәрдә шөгыль үзәгендә узган “түгәрәк өстәл” артындагы сөйләшү кабат әлеге темага һәм бу өлкәдәге яңалыкларга багышланды.
Үзәк директоры Рәсим Абитов әйтүенчә, киләсе ел башыннан, ким дигәндә, 35 кеше эшләгән һәр оешма-предприятие билгелән-гән квота буенча эшкә сә-ләтле инвалидны эшкә алырга бурычлы. Билгеле, ул башкара алырлык хез-мәткә. Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының быелның 25 сентябрендәге 518 номерлы боерыгы шуны таләп итә. Моңа кадәр бу 100 кешедән ким булмаган коллективка кагыла иде. Районда бүген дә күп оешмаларда инвалидлар хезмәт куя. Яңа таләпләр нигезендә андыйлар саны тагын да артачак. Бу көнне сөйләшүгә хезмәт куючы инвалидлар саны тиешле-дән аз булган “Ак Барс-Буа” җәмгыятенең 1 һәм 3 номерлы филиалларының, “Буа элеваторы”, “ПМК-5” җәмгыятьләренең, Буа дәүләт драма театрының, үзәк китапханәнең, лицей-интернатның кадрлар белгечләре чакырылган иде. Рәсим Абитов берочтан аларга бу очракта күрсәтелүче акчалата яр-дәм турында да әйтте. Киләсе елдан инвалидны эшкә алган эш бирүчеләр-гә аңа хезмәт урынында шартлар тудыру өчен бирелүче сумма 72 мең 690 сум тәшкил итәчәк. Җитәк-че әлеге акчаны инвалид өчен компьютерлар, җи-һазлар сатып алуга да тота ала. Эш урыны даими булырга тиеш. Өч елдан соң җиһазлар эш бирүченеке булып саналачак. Мондый мөмкинлектән нигә файдаланмаска?
- Быел безнең районда 5 оешма инвалидларны эш-кә алу бәрабәренә әлеге программада катнашты. Машина төзү заводы, “ПМК-6” ачык акционерлык җәмгыяте, “Ранчо” чиклән-гән җаваплылыклы җәмгыяте, “Сибгатуллина”, “Әх-мәтова” шәхси предприятиеләре – шундыйлардан. Республикада быел инвалид коляскасы ярдәмендә хәрәкәтләнүче 16 кешене эшле итү бурычы куелды. Монда безнең районда шәхси эшмәкәр Наилә Сибгатуллина үрнәк күр-сәтте. Әлеге акчага җиһазлар сатып алу белән бергә иң мөһиме – мөмкинлеге чикләнгән белгечне шө-гыльле итте ул. Без аңа һәм инвалидларга хезмәт урыннары булдырган һәр-кемгә рәхмәтле,- диде Рәсим Мәүлетович әлеге оешма-предприятиеләр җитәкчеләренә һәм белгечләренә мөрәҗәгать итеп. Алар үз чыгышларында бу өлкәдәге тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Наилә СИБГАТУЛЛИНА, шәхси эшмәкәр:
- Узган ел шөгыль үзәгендә эшсезлек буенча чиратта торучы бухгалтер белемле хатын-кызны эшкә алдым. Бирелгән акчага аңа эшләү өчен шартлар тудырдык: компьютер-техник җайланмалар, өстәлләр, урындыклар, шкафлар сатып алдык. Ул үз өендә торып эшли. Үз вазифасын төгәл башкара. Күптән түгел, коляскалы инвалидлар өчен махсус программа барлыгын белгәч, тагын бер хезмәткәр алырга булдык. Ул бүген эш башкаручы булып эшли. Шөгыль үзәге аша бирелгән акчаны шулай ук компьютерлар, башка җиһазлар алуга, бер өлешен ремонтка тоттык. Хезмәткәргә бина эчендә коляска белән хәрәкәтләнү өчен ишекләрне киңәйттек, пандус урнаштырдык. Мин әлеге программаларны хуплыйм. Кирәкле белгечле булу өстенә, җиһазлар алу мөмкинлеге дә бар. Минем өчен иң мөһиме – башкаларны шатландыру.
Олеся ШУРБИНА, хезмәткәр:
- Социаль белем бирү академиясенең (Казан социаль-юридик институты) Буадагы филиалын тәмамлаганнан соң, шөгыль үзәгенә чиратка бастым. Бер айдан соң ук “Ранчо“ җәмгыятенә чакырдылар. Үз белгечлегем белән персонал буенча менеджер булып эшлим. Кирәкле барлык җиһазлар белән тәэмин иттеләр. Үзен реализацияләргә сәләтле һәм моңа теләге булган һәркем, инвалидмы ул, түгелме, хезмәт белән тәэмин ителергә тиеш дип саныйм.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә. Сертификаттан файдалану хокукыннан беренче бала тугач файдаланмаган очракта, икенче бала туганнан соң пособие күләме 963 243,17 сум булачак.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
24
май, 2026 ел
2026 елның 25 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез локаль боз булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә.
22
май, 2026 ел
2026 елның 23 маена Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз